Эчәр суың, сулар һаваң да икән ул гаилә
Гаиләсез кеше – кояшсыз көн кебек... Әгәр кояш булмый торса, дөньялар күңелсез, яшәргә дә моңсу. Менә гаиләсез яшәгән кешенең дә тормышы күңелсез, чөнки гаилә – ул эчәр суың да, сулар һаваң да. Аның төп бурычы – бәхетеңне, мәхәббәтеңне ахыргача саклап, бер-береңне хөрмәт итеп, акыллы балалар үстерү.
Тату гаилә - бәхетле гаилә, дип юкка гына әйтмиләр. Бер-береңне хөрмәт итеп, кадереңне белеп яшәгән чакта гына, гаилә тату һәм бөтен була. Бу исә бәхеткә илтүче юл. Менә шундый гаиләләрнең берсе Бәйрәкә авылында яши. Рүзилә белән Мәүзир Латыйповларның быел гаилә коруларына 30 ел тула икән.
Латыйповлар бүгенге көнгә кадәр гаилә учакларын саклаучы, тормышның рәхәтен, кадерен белеп, башкалар өчен дә үрнәк булып гомер кичерүче гаилә. Тормышлары мул, бөтен нәрсәләре җитеш аларның. Кыскасы, тормышта нәрсәгә булса да ирешү өчен ныклы тырышлык, зур көч һәм бар нәрсәне ерып чыгырлык ихтыяр көче кирәк. Ә Мәүзир абый белән Рүзилә апага нәкъ шушы сыйфатлар хас та.
Алар бер-берсен яшь чактан ук белә: бер авылда туып үскән балалар. Шуңа күрә аларның сөйләгән сүзләре дә, тормышка карашлары да уртак. Кечкенәдән үк авыл җирендә уйнап, кара туфракта эшләп үскән, һәрбер сүзен уйлап эш иткән, уй-хыялларын тормышка ашыру өчен барлык киртәләрне җиңәргә күнеккән Мәүзир абый Рүзилә апаны тәүге күрүдән ошата, тиздән никах та укыталар.
Әйдәгез, аларның үзләре, гаилә тормышлары белән танышыйк.
- Элек клубта бик күп смотрлар, концертлар, төрле җырлы-биюле бәйрәмнәр оештырыла иде. Мин авылда сатучы булып эшкә урнашкан вакыт, аның да колхозда эшли башлаган чоры... Шунда кич белән төрле чараларда катнашып, концертлар куеп йөрдек. Менә шунда таныштык та инде, - ди Рүзилә апа.
- Кыз сорарга баруыбыз әле һаман исемдә. Элек бит без “комсол” булдык. Зәйтүн Галимов комсомол сәркатибе иде. Зәйтүн белән бергә аны җыелышка чакырабыз дип кердек. Ул белми дә калды, ә үзе, киенеп чыгыйм дип, кереп китте. Чыкты да аптырап тора. Менә шунда үзеннән-үзе соралды инде. Җыелышка дип әзерләнеп чыккан җиреннән, кулын да сорап куйдым. Дөресен генә әйткәндә, мин аны җыелышка чакырам дип түгел, алдашып, инде кулын сорыйсымны белеп кердем, - дип искә ала Мәүзир абый.
Шуны әйтеп үтәсе килә, Рүзилә апа кул эшләре остасы. Бик матур орхидея чәчәкләре, чигелгән картиналар ясый. Бәйли, тегә, чигә. Күңел бизәкләре салынган эшләрен инстаграмга куеп бара. Бакчасында аллы-гөлле чәчкәләр үстерә. Ә Мәүзир абый ашарга пешерергә ярата. “Үзенчәлекле, ят ризыклар әзерлим. Мин - аны, ул мине сыйлап кына торабыз, - дип елмая ул. - Менә әкрен генә яңа гараж төзеп маташам...”
- Сезнең бергә гомер итүегезгә быел 30 ел тула. Узган бу еллар нинди истәлекле вакыйгалар белән хәтерегездә калды?
- Ул чорда без Баулы районына карый идек. Безнең туй буласы елны, 1991 елның апрелендә Ютазы районы үзе бер район булып аерылып чыкты. Аннан соң шул ук елны Советлар Союзы да таркалды. Менә шундый тарихка кереп калган вакыйгалар чорында өйләнештек без, - дип хатирәләрен яңарта Латыйповлар гаиләсе.
- Сезнең өчен нәрсә ул “гаилә”?
- Гаилә - ул тынычлык, бер-береңә юл куя белү. Шул вакытта гына гаилә була. Гаилә - ныклы нигезле йорт кебек. Әгәр аны карап, ныгытып торасың икән, ул әле бик озак еллар нык торачак. Гаилә – ул бер-береңне яратып, аңлап яшәү. Бөтен бәхетең шулардан корыла. Юл куя белергә кирәк, - диләр алар бертавыштан.
Рүзилә һәм Мәүзир латыйповлар районыбыздагы үрнәк гаиләләрнең берсе. Шул уңайдан аларның башка гаиләләргә биргән киңәшләрен тыңлыйк:
- Иң мөһиме - бер-береңне тыңлап, аңлап яшәргә кирәк. Ансыз ныклы учак булалмый. Бер-берегезне хөрмәт итеп, яратып һәм яратылып яшәгез!
Нинди тату, тырыш гаилә булып яшәүләрен белер өчен, аларның йорт-җирләренә, ишек алларына бер күз төшерү дә җитә. Аларның бакчаларына килеп керү белән үк, үзеңне әкият иленә эләккәндәй хис итәсең. Бер дә тик утыра белмиләр бу гаиләдә. Һәрвакыт эш белән мәшгульләр. Мәүзир абый бөтен ихатаны карап тора, төзекләндерә, яңарта. Бакчадагы чәчкәләрнең матурлыгы гына да ни тора! Аларны Рүзилә апа тәрбияли. Менә шундый алтын куллылар алар Латыйповлар.
Әлеге ике пар бер-берсен сайлап бер дә ялгышмаган. Гаиләдә алар һәрвакыт үзара терәк булып, аңлашып, бер-берләренә юл куеп яши. Балалары һәм оныклары, якыннары өчен генә түгел, ә барлык авыл халкы өчен үрнәк булырдай, хөрмәткә лаек гаилә. Аларның мәхәббәтләре чыннан да вакыт, авырлыклар аша сыналган һәм барлык киртәләрне узып, бәхетле тормышка юл салган.
Лиана ХӘЙРУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев