Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Гаиләдә үзара аңлашу булу – бәхет ул

Гаилә көне уңаеннан уздырылган чарада районның иң яхшы гаиләләре билгеләнде.

 

Район мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды.

Загс бүлеге оештырган чарада Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин катнашты. Ул бәйрәм кунакларына изге теләкләр һәм котлаулар белән  мөрәҗәгать итте һәм тантанага килүче гаиләләрне бүләкләде.

- Гаиләдә үзара аңлашу булу бәхет ул. Гаилә ныклы булган саен, районыбыз да көчлерәк, - дип билгеләп үтте Аяз Әдип улы.

Тантананың төп сәбәпчеләре - барыбыз өчен дә үрнәк булган гаиләләр. Иске Урыссу авылында яшәүче Тәнзилә һәм Мирзаһит Гыйниятуллиннар 55 ел бергә гомер кичерәләр. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Район башлыгы әлеге гаиләне «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләде.

Гәрәевлар гаиләсе - ныклы, тату һәм хезмәт сөючән гаилә. Илмир һәм Лилия 17 ел бергә гомер итәләр, өч бала үстерәләр.

Ташкичүдән Галиевлар гаиләсе 34 ел бергә яши. Сәетмәгруф белән Рәмзия өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Бажитовлар гаиләсе - «Электросоединитель» җәмгыятенең хезмәт династиясе, аларның гомуми стажлары 56 ел. Татьяна һәм Владимир Бажитов 40 ел бергә яшиләр, аларның уллары Дмитрий гаилә династиясен дәвам итә, хатыны Светлана белән өч бала тәрбияли.

Район мәдәният йорты артистлары исә бу күркәм чарага чын бәйрәм кәефе өстәде, катнашучыларга үз җырларын бүләк итте.

 

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев