Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Гомуми йорт ихтыяҗлары күрсәткечләре чамадан артырга тиеш түгел

Гомуми йорт кулланган һәм шәхси күрсәткечләр арасында аерма (ОДН) - гомуми йорт исәпләүләреннән 10 проценттан артмаска тиеш.

Бу турыда торак-коммуналь хуҗалык сорауларын карауга багышланган чираттагы киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подовалов хәбәр итте. Район башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары З. Сәетгалина, күтәрелгән теманы дәвам итеп, торак милекчеләре ширкәте рәисләре игътибарын, энергия ресурсларын урлау белән көрәшүнегамәлгә кертү максатында, запрос ясалган мәгълүматны территориаль үсеш бүлегенә тапшыру кирәклегенә юнәлтте. Шуларның бер юнәлеше булып, дип билгеләде ул, хокук саклау органнары белән эш итеп, көмешкә кайнатуга киртә кую. Зәрия Минсәгыйть кызы шулай ук Республиканың Төзелеш министрлыгы игълан иткән "Иң төзекләндерелгән торак пункт" республика бәйгесе баруы турында хәбәр итеп, идарә итүче оешмаларны анда катнашырга чакырды.
Йортта яшәүчеләрнең кулланылган хезмәтләре өчен акчаларның җыелуы һәм аларны хезмәтләрне күрсәтүчегә күчерү турында инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече Р. Киреева хәбәр итте. Аерым алганда, ул баш инвестиция-төзелеш идарәсе алдында район үз бурычларын үтәгәнлеге хакында әйтеп узды.
Ахырда "Урыссу-Водоканал" ААҖ генераль директоры Г. Шафигуллин чистарту корылмалары төзү һәм аларның икенче чиратын гамәлгә кертү кирәклеге мәсьәләсен күтәрде, бу исә зур финанс чыгымнар таләп итә. Әлеге сорау күптән туды, дип ассызыклады ул, һәм аны хәл итү кире кайтарып булмас нәтиҗәләрне кисәтү максатында мөһим. Үз чиратында район башкарма комитеты җитәкчесе инфраструктура үсеше буенча бүлек начальнигы игътибарын, бүгенге көндә җитеп бетмәгән акчаларны киләсе елга табар өчен, объектны алдагы ел планына кертү әһәмиятлелегенә юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев