Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Яңа спорт залы — спорт казанышларына этәргеч

Белем көнендә Ютазы районында ике яңа спорт залы ачылды: Урыссу бистәсендә һәм Ютазы авылында.

Районның ике мәктәп укучылары өчен бүген икеләтә бәйрәм. Белем көненнән тыш, биредә яңа спорт заллары ачылу тантанасы да билгеләп үтелде.

Төзелеш эшләре Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына алып барылды. 


Укытучыларны һәм укучыларны котларга Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, КПРФның төбәк бүлеге рәисе Хафиз Миргалимов, ТР Дәүләт Советының 6 чакырылыш депутаты, «Ядран» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Ирек Салихов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эшләре идарәчесе Андрей Рюхов, Ютазы районы кураторы Фәрит Нугаев килде. 


Исегезгә төшерәбез, спорт объектлары төзелеше 2022 елда башланды. Ике спорт объектын төзү өчен 141 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Заллар спортның барлык төрләре белән шөгыльләнү өчен дә уңайлы, ямьле һәм якты итеп төзелгән.


Чарада катнашучылар яңа спорт залы төзелеше өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елларда биредә бассейн да ачылыр, дигән өметләрен белдерде.
Район мәктәпләрендә уңайлы мохит булдыру аеруча мөһим. Хәзер Ютазы һәм Урыссу мәктәпләрендә укучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да булачак.


Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев