Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Яшь агачлар шаулап утырыр

Ташкичү авыл җирлеге биләмәсендәге урманда агачлар утыртылды.

 

Чарада Ютазы урманчылыгы хезмәткәрләре белән беррәттән район башкарма комитеты һәм хезмәт бүлекләре вәкилләре дә катнашты. Алдан хәзерләнгән буразналарга имән һәм корычагач үсентеләре утыртылды.

- Әлеге чара үсеп килүче буында урманнарга сак караш тәрбияләү, шулай ук урманнарны саклау мәсьәләсенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан  ел саен үткәрелә, -– дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов.

Районда яшәүчеләр табигатьне саклауга багышланган «Урманны саклыйк» чарасына җаваплы карыйлар һәм теләп катнашалар. Бүген утыртылган агачлар бик тиздән тамыр җибәреп, шаулап үсеп китәчәк. Агачлар текә урыннарда, калкулыкларда туфракны җимерелүдән, ишелүдән саклый һәм бу игелекле гамәл төбәгебездәге һаваны һәрвакыт чиста тоту өчен дә эшләнә. Табигатьнең кеше эшчәнлегендәге бер генә өлкәдә дә битарафлыкны яратмавын, урманнарны саклау мәсьәләсе һәрвакытта да мөһим мәсьәлә булып калачагын безгә һәрчак истә тоту зарур. Агачлар һәм яшел үсентеләр утыртып, без барлык җан ияләренә - кешеләргә, җәнлекләр дөньясына уңайлы яшәү урыны булдырабыз.

Роза ИСКӘНДӘР

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев