Иҗат кешегә яшәү көче бирә
Урал авылында яшәүче Сәлимгәрәевларның өйләренә килеп керү белән, гаҗәеп бер сихри иҗат дөньясына чумасың.
Сине диварга эленгән паннолардагы сәйран кылып йөрүче торналар, башларын горур тоткан аргамаклар озатып калса, киштәләр янында гаҗәеп төгәллек белән балчыктан әвәләп ясалган соклангыч сыннар каршылый. Бу гүзәллекнең хуҗасы - Гөлфия Камил кызы. Сыннар әвәләү белән беррәттән ул, эскизларын үзе сызып, гипстан һәм эпоксид сумаладан 3D-картиналар, паннолар ясый. “Үзем дә зур күләмле шундый панноны беренче тапкыр күргәч, аңа гашыйк булдым”, – ди Гөлфия Сәлимгәрәева. Бүген мин аның остаханәсенә сине дә чакырам, хөрмәтле укучым.
Тулырак – “Ютазы таңы”нда
Милүшә Кәримова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев