Җиде капка –җиде васыять
Район мәдәният йортында җиде җирлекнең фольклор коллективлары концерты булды.
Исегезгә төшерәбез, «Ютазы районының җиде капкасы» проекты нигезендә татар халкының тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрен, аның үзенчәлеген бүгенге замандашларга җиткерү теләге ята. Авыл җирлекләренең үзешчән артистлары тәкъдим иткән театральләштерелгән тамашалар һәм җырлар бу кичәдә аеруча ышандырырлык яңгырады. Төбәгебезнең һәр җирлегендә зур талантка ия фидакарь хезмәтчәннәр яши. Менә сәхнәдән моңлы татар җыры яңгырый... Никадәр сагыну, җирсү хисләрен үзенә сеңдергән бу җыр! Кайчандыр мөһим булган хисләр, сыйфатлар бүген дә үз әһәмиятен югалтмый. Шуңа күрә тамашачы һәр “җиде капка”ның чыгышы аша җиде васыятьне - кешелеклелекне һичкайчан югалтырга ярамаганлыгын үзенә әмер итеп алгандыр.
Кайсы “капка” күбрәк ошадымы? Җавап бирәм: Кәрәкәшле, Акбаш, Иске Каразирек, Иске Урыссу, Бәйрәкә, Ютазы һәм Урыссу бистәсе. Нәкъ шулай. Чөнки тәкъдим ителгән чыгышларның барысы да күркәм, затлы иде. Чараны оештыручылар - район хатын-кызлар советы һәм аның башлангыч оешмалары, җирлекләрнең ветераннар советы һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев