Җилләр белән узышып
«Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагеренда чаңгы ярышлары буенча Ютазы муниципаль районы беренчелеге узды.
Чаңгы узышырга яратучылар, инде остарган спортчылар белән беррәттән, ГТО Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча да көч сынашты. Чаңгычылар өчен яшь чикләве юк иде. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаучыларның кайберәүләре ирекле, икенчеләре “тимераяк” алымы белән шуды. Яшь аермасына карап, алар 1, 2 һәм 3 чакрым аралыкны уздылар. Чарада предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, шулай ук белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр Асылда, ярышларның максаты –сәламәт яшәү рәвешен массалылыкка ия булсын, ә физик культура аша без барыбыз да тулаем мәдәнияткә тартылсын өчен, чыгыш ясады. Кышкы урман, якты кояш, тынгысыз тренерлар һәм стартка әзерләнә торган чаңгычылар һәм чаңгы җанатарлары йөзендә беренчелекне оештыручылар... чаңгы сезоны ябылу турында рапорт бирә, әмма чаңгыга басарга теләүчеләр өчен - бик күп чаңгы трассасыннан, ә район халкына табигать кочагында ял итү өчен кышкы урманнан файдаланырга вакыт бар әле.
Ярыш нәтиҗәләре буенча катнашучыларны дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләделәр. Ярышларда иң яшь катнашучы – 6 яшьлек Ильяс Гайнетдинов, иң яше-52 яшьлек Ленар Таһиров.
Фоторепортаж:http://yutazy.ru/photo/yutazinskie-lyzhniki-naperegonki-s-vetrom
Роза ИСКӘНДӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев