Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Җиңү бәйрәме үлемсез

Җиңү бәйрәме алдыннан районның барлык авылларында җырлы-биюле тантаналы митинглар узды.

Ә 9 Май иртәсендә Урыссу бистәсе халкы бәйрәм митингына җыйналды.

Мемориаль комплекс халыкны бәйрәм митингына җыйды

Митингта яңгыраган тантаналы сүзләр, теләкләр замандашларыбызга һәм киләчәк буынга фашизм кебек куркыныч дошманны җиңгән ата-бабаларыбызның каһарманлыгы хакында тагын бер кат искәртә кебек. Чарада билгеләп узылганча, кызганычка, бүген дөнья буйлап неофашизм баш күтәрә. Хәзерге вакытта күп кенә ватандашларыбыз махсус хәрби операция зонасында кансыз дошманнарга каршы тора. Митингта яңгыраган чыгышларның барысын да бер фикер берләштерде. Һәрберебез үз йөрәгендәге түбәндәге үзгәрмәс хакыйкатьне аңласын һәм кадерләсен иде: кешелекнең гомуми кабул ителгән яшәеш кагыйдәләрен бозу җәмгыятьнең алга таба үсешенә беркайчан да ярдәм итмәячәк. Бүгенге бәйрәмдә безнең ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары иң хөрмәтле урында. Аларның күзләрендә үз Ватаны һәм туган ягы өчен горурлык хисләре чагыла.

- Бөек Ватан сугышы елларында Ютазы җире өч меңгә якын иң яхшы улын югалтты, - диде район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин үз чыгышында. - Бүген Ютазы районында Бөек Җиңүне бары тик өч Бөек Ватан сугышында катнашучы, 101 тыл хезмәтчәне һәм фронтовикларның 15 тол хатыны каршылый. Без алгы сызыкта көрәшкән, тылда фидакарь хезмәт куйган, балачагы сугыш сөреме белән караңгыланган һәркемгә хөрмәт күрсәтәбез. Бөек Җиңү Көнендә аерым хөрмәт сүзләрем сезгә, хөрмәтле ветераннар. Бөек Ватаныбыз өчен, тыныч күк йөзе астында яшәү һәм эшләү бәхете биргәнегез өчен сезнең алда баш иябез.

Бәйрәм чарасына җыелучылар алдында чыгыш ясаган республика кунагы - ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Татарстан Рәисе һәм шәхсән үз исеменнән район халкын, ветераннарны әлеге ямьле бәйрәм белән котлады. Тантанада шулай ук ТР Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Марсель Корбанов, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, җирлек башлыклары, хезмәт һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы парад

Урыссу бистәсенең төп урамы буйлап, атлы ике "хәрби" озатуында, парад командующие – Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Илшат Хәлитовның машинасы хәрәкәт итә. Ул район башлыгы Аяз Шәфыйгуллиннан парадны башларга рөхсәт сорый. Әнә ныклы, тигез адымнар белән кулларына Рәсәй Федерациясе Дәүләт әләмен, Җиңү байрагын һәм Татарстан Республикасы әләмен тоткан төркем атлый. Алар Урыссуның 3 нче мәктәбе укучылары – төрле ярышларда җиңүчеләр, яшь армиячеләр хәрәкәте һәм ТР чик сакчылары берлеге активистлары, спортчылар Сәид Фәйзрахманов, Юрий Волков һәм Данил Вәлиев. Аннары хәрәкәтне Бөек Ватан сугышының Украина, Белоруссия, Карелия, Ленинград, Балтыйк буе фронтлары байракларын күтәргән колонна дәвам итте. Алардан соң, башларын  горур тотып, яшь армиячеләр, 42 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре атлады, мотоукчылар төркеме, мотоциклчылар узды. Чөнки Кызыл Армиядә мотоциклчылар полклары да булган. Шулай бер-бер артлы хәрби техника, машиналар уза тора, ә машиналарда “медсанбат эшли”. Брест ныгытмасы сугышчылары, Мәскәүне саклаучылар, Ленинград камалышындагылар, партизаннар хәрәкәте, Берлинны алу – тезелеп баручы машиналар безне янәдән тарихның шул чорына алып кайта. Ә менә бу танкта бүген Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы һәм иминлеген саклаучы махсус хәрби операциядә катнашучылар бара. Парадка җыелган халык һәм район кунаклары репродуктордан яңгараган һәр сүзне игътибар белән тыңлый, "солдатларның" һәр “Ура-а-а!” сүзенә шатлана. Акрын гына автомобильләр уза: «Үлемсез полк» чарасы быел машиналарда хәрәкәт итә.

Шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйный

Җиңү маена багышланган биюле күренеш утлы-газаплы кырыгынчы елларны һәм күптән көтелгән Җиңү шатлыгын ачык, ышанычлы итеп күрсәтте. Районның иҗади коллективлары башкарган биюләрне үз эченә алган, сугышка кадәрге чорны гәүдәләндергән сәхнәләштерелгән тамаша чарага аерым бер үзенчәлек өстәде, соклану хисләре уятты. ...Менә шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйный, өлкән яшьтәге пар эскәмиядә утыра, кызлар, ерактан гына аларны күзәтүче, гимнастерка кигән егетләргә күз ата-ата бии. Ә бу малайлар туп уйный, ял итүчеләр туңдырма сатып ала… Һәр җирдә иминлек, тынычлык. 1941 елның 22 июнь иртәсендә аларны нәрсә көткәнен берсе дә белми. Сугыш! Кечкенә кызчыклар әтиләрен һич тә яу кырына җибәрергә теләми. Ә менә Җиңү мае куанычын шул ук биюләр һәм сугыш чоры җырлары аша яңадан кичерү аеруча күңелле. Районның танылган иҗат коллективлары һәм җырчылары башкаруындагы сугыш җырлары тантанага килүчеләрдә зур кызыксынуын уятты. Бу үлмәс җырлар иленә тугрылыклы хезмәт итүче, кирәк булганда  үз Ватаны чикләрен якларга әзер булучы халкыбызның җан авазын, әрнүен, күрешү-очрашу шатлыгын тагын да ачыграк күрсәтә кебек. Митинг Мәңгелек утка, Җинан Хафизова һәм аның яу кырыннан кайтмаган җиде улы сурәтләнгән барельефка чәчәкләр салу белән тәмамланды. Район башлыгы һәм район җитәкчелеге, предприятие, бүлек, хезмәт, иҗтимагый оешма вәкилләре, сугышта һәлак булган якташларына хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән, тере чәчәкләр салды.

Бәйрәм дәвам итте. Иң яхшы җыр-биюләр, кыр кухнясы, фронтовикларның сурәтләреннән фотокүргәзмә, ихлас елмаюлар, шатлык хисләре... Әйе, безнең Җиңү мае үлемсез. Ютазы халкы быел да әнә шулай үзенең яраткан Ватаны белән бергә Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итте.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев