Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Йөрәкләребез сезнең белән, солдатлар

Ютазы районының барлык битараф булмаган халкы солдатларга һәм фронт зонасында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюга кушылды.

Илебез егетләренең махсус хәрби операциягә китүенә берничә ай үтте. Аларның кайберләре үз теләге белән хезмәт итәргә китсә, кемдер мобилизациягә эләкте. Бүген ютазылыларның күбесе алгы сафта ватаныбызны саклый. Хәзер аларга безнең ярдәм кирәк, безнең һәрберебез аларга булыша ала.

Һәм без моны эшлибез дә. Ютазы районының барлык битараф булмаган халкы солдатларга һәм фронт зонасында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюга кушылды. Мәктәпләр, балалар бакчалары, учреждениеләр һәм оешмалар, хатын-кызлар советы, пенсионерлар, яшьләр - барысы да кулларыннан килгән кадәр ярдәм кулы сузарга тырыша.  

Элеккеге салым хезмәте бинасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды. Ул көн саен 8.00 дән 17.00 гә кадәр эшли. Биредән гуманитар йөк Татарстанның мобилизацияләнгән егетләренә, беренче чиратта, безнең район егетләренә җибәрелә. Әлеге пунктны төзүнең башлап йөрүчесе - Ютазы авыл җирлеге депутаты Лилия Габитова. Алар солдатларга ярдәмне көз көне үк «Такси Вояж» бинасында Рөстәм Дәүләтшин белән бергә җыя башлады.  Вакыт узу белән җыю пункты элеккеге салым бинасында күчерелде.

- Районыбызның бар халкы гуманитар җыюда актив катнаша. Безгә бик күп изге йөрәкле кешеләр кушылды. Барлык авыл җирлекләреннән, бистәдән көн дәвамында бирегә азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен башка кирәкле әйберләр белән тулы зур тартмалар китерә. Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең якын туганнарыннан шәхси посылкалар кабул итәбез. Егетләребезгә ярдәм кулы сузган, битараф булмаган ютазылыларга зур рәхмәт, - диде Лилия.

"Ютазы таңы" гәзите редакциясе коллективы да бу изге эштән читтә калмады, фронтттагыларга ярдәм йөзеннән азык-төлек тартмасы тутырды.

Бу атнада гуманитар ярдәмне фронтка җибәрү планлаштырыла, аны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин озата барачак.

Биредә үк, тартмалар һәм капчыклар арасында, «Сәламәтлек» төркеме хатын-кызлары, Руфия Сираева башлангычы белән, маскировка ятьмәләре үрә. Руфиянең ире мобилизацияләнгән. Ул ихластан аңа һәм Ватанны саклаучы башка солдатларга булышырга тели. Ятьмәнең нигезен Иске һәм Яңа Каразиректә үрәләр һәм бирегә алып киләләр. Җирле хатын-кызлар махсус технология буенча челтәрләргә тукыма кисәкләре беркетә.

- Ятьмә үрү күңелгә тынычлык бирә, теләсә нинди уйлардан арындыра. Бу безнең егетләр өчен дә зур файда! Бездә тукыма кисәкләре бик аз. Райондашлар, зинһар, безгә яшел, соры һәм коңгырт төстәге тукымалар китерсәгез иде, ятьмә үрер өчен нәкъ менә шушы төсләр кирәк, - дип мөрәҗәгать итте халыкка Руфия.

Ятьмә үрү фикере Иске һәм Яңа Каразирек авыл клубларында туган. Күптән түгел алар шушы эшкә кереште. Бу җирлекләрдә яшәүчеләрнең күбесе ятьмә үрүдә актив катнаша. Ятьмә үрү өчен сосла, такта кебек махсус җайланмаларны Фәнүр Гәрәев һәм аның уллары, станокны Фирдәүс Гафиятов ясаган.

Авыл җирлекләре фронттагыларга зур ярдәм күрсәтә. Алар посылкалар тутыра, оекбашлар бәйли, дарулар сатып ала.

Моннан тыш, Татьяна Светюк җитәкчелегендәге район хатын-кызлары, йон язып, оекбашлар бәйли. Алар инде ике йөз пар йон оекбаш, жилет һәм махсус билбаулар, шулай ук ялкынсынуга каршы дарулар әзерләп җибәргән. Аларның эше әле моның белән генә тәмамланмый. Хәзерге вакытта хатын-кызлар оекбаш бәйләүне дәвам итә һәм калай савытлардан озак вакыт янучы шәмнәр ясый.

Урыссу мәктәп-интернатының технология укытучысы Ирина Абрамова җитәкчелегендәге кызларның да иглекле эшләрен билгеләп үтү кирәк. Алар солдатларга җылы баш киемнәре теккән. Бу баш киемнәрен шарф, шапка, балаклава, битлек, капюшон итеп тә киеп була. Район хатын-кызларыннан оекбашлар, коррекция мәктәбе осталарыннан балаклавалар, шулай ук дарулар бер партия белән транспорт компаниясе аша Севастополь монастырена, ә аннан фронтның алгы сафына юлланган. Алар фронт зонасы госпиталенә дә зур ярдәм күрсәткән, кием-салым, урын-җир әйберләре, бинтлар һәм таләп ителгән кирәкле барлык әйберләрне җыеп озаткан.

Район укучылары фронттагы солдатлар өчен хатлар язган, әлеге хатлар җыелган гуманитар ярдәм – шәхси гигиена һәм беренче ихтыяҗ әйберләре белән махсус операция зонасына юлланган.

Фермер Альберт Вафауллин умартасыннан 300 килограммлы 50 тартма бал Ютазы районыннан «Казан Экспо»га гуманитар йөк булып җибәрелгән. Башка ютазылылар да җыю пунктларына бал китергән.

Барыгызга да игелекле йөрәгегез өчен зур рәхмәт. Иң мөһиме, балаларыбыз, ирләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар!

Анастасия МИХАЙЛОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев