Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

​​​​​​​Иске Каразирек авылында яңа мәчет үз ишекләрен ачты

Бүген Иске Каразирек авылында зур тантана булды – өр-яңа мәчет ачылды.

Изге Көръән белән башланган чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөхтәсибәтләр эше буенча мөфти киңәшчесе Равил Зөфәров, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, казыятның Көньяк-Көнчыгыш өлеше мөхтәсибләре һәм авыл халкы катнашты.

Кунакларны район җитәкчесе Аяз Шафигуллин сәламләде. Ул агымдагы елның апрель аенда янгын чыгу сәбәпле, зур зыян күргән гыйбадәтханәнең менә шундый кыска вакыт эчендә өр-яңадан калкып чыгуын Ислам диненә тугры булган милләтнең тагын бер кат бердәмлеген һәм көчле рухлы булуын исбатый, дип билгеләп узды. Башкала кунагы Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа мәчет Иске Каразирек авылының озын гомерле таҗына әверелсен дип теләде.

Тантанада мәчет төзелешендә катнашкан иганәчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Көннең иң тантаналы өлеше җитте – мәчет капкасына бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Аяз Шафигуллинга һәм авыл имамы Илгизәр Мөхәммәдиевка бирелде.

Заманча зәвык белән төзелгән, идәннәренә келәмнәр җәелгән якты мәчеттә тәүге намаз укылды.

Кунакларга, авыл халкына, аеруча да балаларга бу көнне бушлай пылау, туңдырма, шифалы су өләшенде. Ходай Тәгалә дә үз баласына хәерхаклы булды – алдагы көннәргә караганда, көн сүрәнрәк һәм җиләс булды.

Ютазы районында бүгенге көнгә билгеләнгән тантана моның белән генә тәмамланмады. Башкала кунаклары һәм казыятның Көньяк-Көнчыгыш өлеше мөхтәсибләре катнашында “Фәнис” Урыссу мәдрәсәсен тәмамлаган 35 шәкерткә диплом тапшырылды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X