Иске Каразирек авылында яшәүчеләргә су кирәк
Авылларда гражданнар җыены дәвам итә. Кичә шундый чара Иске Каразирек авылында үтте.
Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев сүзләренә караганда, муниципаль берәмлектә башкарасы эшләр шактый. Шуларның берсе Иске Каразирек авылында яңа зиратны төзеп бетерү – аның ихатасын тотасы һәм юл саласы бар. Шуңа күрә ул халыкка киләсе елда үзара салым акчасын зиратны ясап бетерүгә сарыф итәргә тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, агымдагы елда үзара салым хисабына авыл юллары өлешчә норматив хәлгә китерелгән.
Иске Каразирек авыл җирлегендә эчәргә яраклы су юклыгы – иң кискен сорауларның берсе. Берничә зират утырган авыл территориясендә үзәкләштерелгән су линиясе булырга тиеш дип басым ясады яшәүчеләр. Чөнки бүген һәр ихатада кагылган кое бар, аларга җир астыннан нинди су килгәнен беркем дә әйтә алмый. Урамнарда ясалма яктылык җитмәве бер мәсьәлә булса, искекаразиреклеләр Интернет челтәренең начар эшләвенә карата да дәгъва белдерде. Чыннан да, Иске Каразирек авылының үзәк урамындагы электр терәкләреннән асылынып торган “Таттелеком”ның кара төстәге юан үткәргечләрнә җиргә кадәр төшеп җитәргә әлләни ара калмаган.
Мәдәният хезмәткәрләре Иске Каразирек авыл клубында салкын булуына бер зарланса, аларны бүген үз эшләрен тулы кыйммәтле итеп кору өчен урын җитмәве дә борчый. Чөнки тамаша залының ярты мәйданын спорт секциясенә бүлеп биргәннәр. Клуб эшчеләре спортчыларның милли көрәш белән шөгыльләнүен мәктәп спорт залында оештыру мөмкинлеге белән кызыксынды.
Җыен вакытында сайлаучылар күтәргән һәр сорау район муниципалитеты вәкилләре тарафыннан каләм очына алынды.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев