Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Юрист Татарстан җитәкчесе атамасы турында: Карар тарихи традицияләргә җавап бирә

Төбәк җитәкчесенең яңа атамасы турында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим иткән карар законнарда каралган тарихи, милли һәм башка традицияләргә җавап бирә.

 

Бу хакта «Татар-информ»га бүген Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо хәбәр итте.

«Карар гади түгел, әмма, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, алга барырга кирәк. Шуны искәртик, Татарстан һәрвакыт федераль законнар кыры кысаларында эшләде һәм эшли. Булган законнар һәм субъектларның норматив-хокукый актлары федераль законнарга каршы килергә тиеш түгел», - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстанның югары вазифаи заты вазифасының яңа атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе» дип хуплады.

«Бу карар федераль законнардагы тарихи, милли һәм башка традицияләргә җавап бирә», дип искәртте Какохо.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев