Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты

Өлкәннәр көнендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова Бөек Ватан сугышында катнашучыларны өйләренә барып котлады.

 

Исегезгә төшерәбез, безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашучылар дүртәү: Ютазы авылыннан Мөхтәрәмә Хәйретдинова һәм Ягъфәр Сираҗов, Бәйрәкәдән Инком Абдуллин һәм Урыссу бистәсеннән Миңнебай Миңнекәев. Хөрмәтле ветераннарга бүләкләр тапшырып, Аяз Шәфыйгуллин һәм Гүзәл Латыйпова аларга изге теләкләрен юллады. Хәзер инде өлкәннәрнең сәламәтлеге сынатса да, алар районда һәм илдә барган вакыйгалардан һәрчак хәбәрдар, авыл хуҗалыгы эшләре, иген кырларының уңышы белән кызыксыналар. Бу көнне ветераннарны котларга килгән җитәкчеләр  алар биргән сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмады.

Котлауларга җирлек башлыклары һәм авыллардагы ветераннар советы рәисләре дә кушылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, төрле сәбәпләр аркасында эшләүдән туктаган предприятиеләрдә фидакарь хезмәт куйган өлкән буын вәкилләре дә читтә калмый. Өлкәннәр ункөнлегендә 1200 ветеранны район башкарма комитеты һәм бүлек хезмәткәрләре өйләренә барып котлый. Алар райондашларыбызның яшәү шартлары белән танышып, өлкәннәрнең хәл итәргә кирәк булган борчу-мәшәкатьләрен дә тыңлаячак. Хезмәт һәм бүлек җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы картлыкның һәркемгә дә киләчәген искә төшерде. Шуңа күрә яшьтән үк өлкәннәргә карата ихтирамлы һәм игътибарлы мөнәсәбәттә булу кирәк.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев