Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазылылар неофашизмга каршы

Иске Урыссу авылының мемориаль комплексында сугыш хәрәкәтләре ветераннарына багышланган митинг узды.

 

Митингта катнашучылар төрле елларда кайнар нокталарда катнашучыларга, кулларына корал тотып, Ватан мәнфәгатьләрен яклаучыларга хөрмәт күрсәтте.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин яңа комплексның архитектура ягыннан үзенчәлеген ассызыклады. Аны төзүдә Иске Урыссу халкы да матди ярдәм күрсәткән. Монумент авторы - Рәсәй Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Халык сәнгать эшлеклесе, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясенең мактаулы академигы Рәшид Гыйләҗев кыскача гына мемориаль комплекс төзелеше проектын гамәлгә ашыруы турында сөйләде. Сугыш ветераннары көне, асылда, әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлады. Ул хәзерге буынга неофашизмның таралуына, аның кешелеккә зарарлы йогынтысына юл куймау белән бәйле.

Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге комиссары Илшат Хәлитов үз чыгышында Ватаныбызның җәберләүгә дучар ителгән халыкларның мәнфәгатьләрен яклавын ассызыклады. Төньяк Корея, Вьетнам, Ангола, Мисыр, Әфганстан... Безнең ватандашларыбыз күп кенә дус илләрнең бәйсезлеге өчен көрәштә ярдәм кулы суза. Махсус хәрби операция шулай ук ил дәүләтчелеге мәнфәгатьләрен яклау мөһимлеге белән бәйле.

Митингта район җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре вәкилләре, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары катнашты. Ил мәнфәгатьләрен яклап һәлак булганнар хөрмәтенә бер минут тынлык  игълан ителде. Эдуарда Марченко башкаруындагы күңел кылларын тибрәткән җыр, һәйкәл итәгенә чәчәкләр салу... Якташларыбыз тарихны хәтерли, дөньяны фашизмнан азат итү өчен өлкән буын вәкилләренең нинди бәя түләгәннәрен исләрендә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев