Казаннан Мәскәүгә очучы самолетлар 2 сәгатькә тоткарлана
Казаннан Мәскәүгә кичке рейслар тоткарлана. Шереметьевога ике очышны кичектерделәр. 20:45 сәгатьтәге рейс 22:45 сәгатьтә китәчәк, ә 21:50 сәг. рейс 23:30 сәгатьтә очачак. Шулай ук соңга калып Мәскәүдән борт киләчәк. Аны 21:25 урынына 22: 50 дә көтәләр.
16 май көндез Мәскәү өлкәсе өстендә Украинаның 26 пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр, дип хәбәр итте башкала мэры Сергей Собянин. Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, 16 майга каршы төндә ПВО чаралары белән 12 төбәктә 138 БПЛА-ны юк иткәннәр.
https://trt-tv.ru/2026/05/16/iz-kazani-v-moskvu-rejsy-zaderzhivayutsya-na-dva-chasa/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев