Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Хезмәте барның хөрмәте бар

Атна саен район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендә уздырыла торган бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре киңәшмәсе төрле өлкәләрдә уңыш казанган хезмәткәрләрне бүләкләү белән башланып китте.

«Агроволга-2021» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Ютазы муниципаль районын «Трактор-шоу» конкурсында лаеклы тәкъдим итүе һәм намуслы хезмәте өчен, «Уңыш» җәмгыяте механизаторы Илдар Галиев Ютазы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2021 елда ТР муниципаль архивларына грант ярдәме алу бәйгесендә "РФ Архив фонды һәм башка архив документларын куллану проектларына ярдәм итү" номинациясендә җиңүе өчен, архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты дипломы белән архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева бүләкләнде.

Балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше, намуслы хезмәте һәм «ЮНАРМИЯ» Бөтенрәсәй балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте үсешенә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасы «ЮНАРМИЯ» Бөтенрәсәй балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте региональ бүлегенең Рәхмәт хаты белән мәгариф бүлеге методисты Светлана Бордачева бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев