Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!
Ютазы районы хатын-кызлар советы исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез.
Сезнең авыр һәм җаваплы хезмәтегез җәмгыятебезгә бик кирәк. Сезнең кулда чын-чынлап бәяләп бетергесез зур байлык - кеше гомере һәм сәламәтлеге.
Ак төс - сафлык, изгелек билгесе. Медицина хезмәткәрләренең өс киеме юкка гына ак түгелдер. Чөнки табиб һәм шәфкать туташы - дөньядагы иң шәфкатьле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе.
Сезгә ял һәм бәйрәм көннәре бк, шунлыктан зур сабырлык, кыюлык һәм кеше хәленә керә белү таләп ителә сездән.
Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, медицина өлкәсендә яңа казанышларга ирешүегезне телибез, эшегез канәгатьлек китерсен.
Изге теләкләр белән Ютазы районы хатын-кызлар советы рәисе Найлә Хөснетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев