Корбан бәйрәме – бәрәкәтле бәйрәм
Бүген мөселман кардәшләребез бәрәкәтле, игелекле бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгели. Ютазы районы мәчетләренә дә бүген якташларыбыз изге бәйрәмгә җыйналды.
Кече Урыссу авылында узган Корбан гаетендә Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин катнашты. Чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп:
- Бу изге бәйрәмдә барыгызга да сәламәтлек, гаиләләребездә иминлек һәм бәрәкәт, дөньяларның тыныч һәм якты булуын телим,- диде ул.
Кече Урыссу авылы имам-хатыйбы Камил хәзрәт Абдуллин да үзенең ихлас теләкләрен җиткерде:
- Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызны ишетсен, туганнарыбыз һәм якыннарыбызның хәер-фатихасын бирсен. Изге ниятләр һәм гамәлләр гаделлек белән бүләкләнәчәк.
Бәйрәмгә җыйналган һәркемнең уенда бары тик изге теләкләр иде: игелекле эш-гамәлләр, уй-теләкләр һәрчак кабул булсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев