Көзге имәнлек районның актив яшьләрен очраштырды
«Дубравушка» лагеренда өч көн дәвам иткән авыл яшьләре җыены узды.
Җыенда катнашучылар берничә көн дәвамында грантлар бирү буенча документларны рәсмиләштерү нигезләренә, уен төрендәге башка күнекмәләргә, проектларны тәкъдим иткәндә сөйләү осталыгы алымнарын кулланырга өйрәнделәр һәм, бер үк вакытта, биредә үк Казан спикеры алдында «сынау» уздылар. Табигать кочагына җыелган район яшьләрен ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков, социаль проектлау технологияләре буенча эксперт Руфия Мөхәммәдиева, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Регина Галләмова һәм башкалар сәламләде.
Яшьләр алдында чыгыш ясаган район башлыгы һәркемгә нәтиҗәле, бай эчтәлекле көннәр, үз белемнәрен тулыландыруны теләде. Регина Галләмова билгеләп үткәнчә, 2022 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан грантлар конкурсы уздырылган һәм анда «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы җиңүче дип табылган.
- Бу безнең районда яшьләр проектларын тормышка ашыру теләген шактый ныгытты, - диде Регина Галләмова, - аеруча эшнең яңа юнәлешләрен билгеләргә, эшче яшьләр һәм яшүсмерләр белән очрашулар үткәрергә, шулай ук район яшьләрен форум эшенә җәлеп итеп, грантларны дөрес итеп язарга өйрәтүнең махсус программасын эшләргә мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары яшьләр белән аралаша белүче, аларны берләштерүче һәм үзенчәлекле фикер йөртергә өйрәтүче сәләтле кеше булып чыкты. Менә ул сәхнәгә ике өлкән сыйныф укучысын – егет белән кызны чакырды. Аларның бурычы - үзеңне 25 яшьлек итеп хис итү һәм, үз яшеңнән өлкәнрәк кеше буларак, четерекле сорауларга тиз генә җавап бирү иде.
- Сезнең ничә балагыз бар? – дип сорый Садыйков кыздан.
- Әлегә берәү дә юк, - дип җавап бирә кыз.
Шул ук сорауга егетнең җавабы:
- Ике.
Ә син ничә тапкыр өйләндең, дигән сорауга укучы егет: «Ике мәртәбә», дип җавап биреп, җыенга килүчеләрне көлдереп алды. Кыз игътибарлырак булып чыкты, ул кияүдә бер генә тапкыр булачагын белдерде. Сорау озаграк дәвам иткән саен, яшьләр арасында көлү тавышлары шулкадәр көчлерәк яңгырады. Беренче карашка гади генә тоелган бу уен чынлыкта тирән мәгънәгә ия иде. Аның нигезендә әхлакый хакыйкать ята: үзеңнең киләчәгең турында кечкенәдән, мәктәп эскәмиясеннән үк уйлана башларга кирәк. Максатлар ачык булганда гына адымың ышанычлы һәм ныклы була.
Гомумән алганда, җыен нәтиҗәле узды. Эксперт Руфия Мөхәммәдиева билгеләп үткәнчә, грантны ничек алырга икәненә төшенгән яшьләр әле кичә генә башка төрлеләр иде. Бер көн эчендә алар үз хыялларындагы проектны тормышка ашырырга сәләтле, үз-үзләренә ышанычлары арткан егет-кызларга әверелде. Ә моның өчен, уй-теләгеңне гамәлгә ашыру өчен, бары тик грант акчаларына ия булу гына кирәк.
Әлеге җыенның эше белем алу-танып белү эшчәнлеген генә басым ясамады, ул мәдәни-күңел ачу чараларын да күз уңында тотты. Ә саф һава һәм тәмле ризык чарада катнашучыларның эшкә сәләтлелегенә һәм яхшы кәефенә ярдәм генә итте.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев