Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Кәрәкәшледә халык җыены узды

Кәрәкәшле мәдәният йортында узган халык җыены район артистлары һәм авыл үзешчәннәре чыгышы белән башланды. Җыенда район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, районның бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре катнашты.

Җирлек башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев залга җыелучыларны узган елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова, Ютазы эчке эшләр бүлегенең участок полицейские Ленар Курбиев, Бөгелмә урман хуҗалыгының Ютазы урман участогы мастеры Рамил Галимов чыгышлары тыңланды. Җыен ахырында авыл җирлеге тормышында актив катнашкан Зифир Гарифуллинга, Ринат Ибраһимов бүләкләр тапшырылды.

Тулырак – “Ютазы таңы”нда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев