Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Кәрәкәшлелеләр чәчүгә яңа орлык белән чыгачак

“Кәрәкәшле” җәмгыяте быел көзге чәчүгә уҗым бодаеның өметле яңа сорты белән керешәчәк.

Шушы көннәрдә генә базага 30 тонна минераль ашлама һәм 11 тоннадан артык орлык кайтып җиткән. Чәчү материалы тулаем инкрустацияләнгән.

Хуҗалыкта уҗым культуралары 600 гектардан артык мәйдан биләр дип фаразлана. Шуларның 500 гектары чиста парга чәчеләчәк. “Калган мәйданнарны да эшкәрттек. 25 августка кадәр көзге чәчүне тәмамлауны бурыч итеп куябыз”, - дип хәбәр итте “Кәрәкәшле” җәмгыяте директоры Альберт Зарипов.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X