Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Кыр кораблары уракка әзер

Районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында узган бәйге барышында урып-җыю эшләренә әзерлек буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы коллективлары билгеләнде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия составына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы районы бүлеге башлыгы Назыйм Рәкыйпов һәм Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге Татарстан Республикасы филиалының Ютазы районы бүлеге башлыгы Гөлнара Җиһаншина керде. Бәйге эшендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Азат Мәхмүтов һәм башкалар катнашты.

- Ашлык җыю комбайннарын, ындыр табакларын, киптерү җайланмаларын һәм үзйөрешле чапкычларны тикшерүдә бернинди дә кимчелекләр табылмады, - дип билгеләп үтте Азат Мәхмүтов. - Барлык техника да уракка әзер.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны «АгроМир» җәмгыяте алды, икенче урында – «Уңыш» җәмгыяте һәм өченчедә – «Таң» җәмгыяте.

Белешмә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, районның урып-җыю эшендә 42 ашлык җыю комбайны һәм 10 берәмлек үзйөрешле чапкыч катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев