Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Миңнеханов Дәүләт торак фонды йортын файдалануга тапшыруда катнашты

Бүген Балтач бистәсендә Каенлык урамы, 2а йортта урнашкан 12 фатирлы йорт тантаналы рәвештә файдалануга тапшырылды.

Яңа йорт Татарстан Рәисе карамагындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына, республика социаль ипотека программасы кысаларында төзелде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм яңа хуҗаларны котлады.

Өч катлы, бер подъездлы яңа йорт күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм «Аренда торагы» программасында катнашучыларга тәкъдим ителде. Барлык фатирлар чиста бизәлешле, ике контурлы җылыту казаны, сантехника, газ плитәләре, газ анализаторлары һәм су, газ, электр энергиясе исәпләү приборлары белән җиһазландырылган.

Миңнеханов яңа хуҗаларны бу вакыйга белән котлады. Ул күп балалы  гаиләдә – алты бала тәрбияләүче Ринат һәм Наталья Әхмәтҗановларда  кунакта булды. Балаларның кечкенәсе, Денис, балалар бакчасына йөри. Әхмәтҗановлар гаиләсе яңа йорттан фатир алды.

Балтач районы башлыгы Рамил Нутфуллин республика җитәкчелегенә халыкның торак шартларын яхшыртудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

— Дәүләт торак фонды программасы буенча без актив эшлибез. Күп фатирлы йортлар бездә бик кирәкле. Киләсе елда тагын берничә шундый йорт төзергә ниятләп торабыз, — диде ул.

Агымдагы елга план буенча Татарстанда гомуми мәйданы 161,7 мең кв.м булган 35 йорт, 3274 фатир төзелергә тиеш, бу күрсәткеч бүгенге көнгә 93%ка үтәлгән. 2005 елда башланган республика социаль ипотека программасы «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларының берсен — халыкны торак белән тәэмин итүне арттыруны уңышлы хәл итә.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев