«Мәктәпкә җыенырга булыш» хәйрия акциясе
Район мәктәпләрендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга булыш» хәйрия акциясе бара.
Гомумән алганда, яңа уку елында тәүге тапкыр парта артына 270 бала утырачак. Әлеге акция кысаларында кирәкле канцтоварлар җыелмасы булган мәктәп портфельләрен аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән 52 беренче сыйныф укучысы алачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге изге эш муниципаль берәмлекләр, предприятие һәм хезмәт җитәкчеләренең матди ярдәме белән тормышка ашырыла.
Моннан тыш, Рәсәй Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнүче гаиләләр 1 сентябрьгә кадәр бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев