Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Мобилизациягә алынучылар район башлыгы белән очрашты

Район башкарма комитеты утырышлар залында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр белән очрашты.

Нигездә, аларның күбесе контракт буенча хезмәткә киткән һәм өйләренә вакытлыча ялга кайткан ир-егетләр.

Куе яшел төстәге киемнәрдәге әлеге сугышчылар - инде дары исен иснәп өлгерүчеләр. Алар төрле частьләрдә хезмәт итә һәм туган як белән элемтәнең никадәр мөһим булуын яхшы аңлый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район җитәкчелеге хезмәткә алынучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә, аларның гаиләләре турында да онытмый. Гуманитар ярдәм җыюда, кирәкле киемнәр тегүдә һәм бәйләүдә, маскировка ятьмәләре үрүдә шактый гына райондашларыбыз  катнаша. Безнең инде алгы сызыктагы егетләребез өчен әһәмиятле булган әйберләр җыюны оештыручы үз активистларыбыз бар. Район җитәкчелеге дә ярдәмне билгеләнгән урынга кадәр илтүдә ярдәм күрсәтә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуда көнүзәк мәсьәләләрнең иң мөһимнәре ачыкланды. Мәсәлән, егетләр әйтүенчә, бәйләнгән йон оекбашлар инде һәркемдә җитәрлек. Алар бүгенге көндә кирәк түгел. Ә менә эчәргә яраклы су белән проблемалар бар. Әгәр дә су алыр мөмкинлек бар икән, аны салыр өчен савыт булмый. Контракт буенча хезмәт итүчеләр шулай ук кыр кухнялары булмаган урыннарда коры паеклар, тиешле аяк киеме һәм дымлы салфеткалар белән булышуның максатка ярашлылыгына игътибар юнәлтте. Кайбер урыннарда тепловизорлар һәм бронежилетлар кирәкми, алар аны үзләре сатып ала. Сүз уңаеннан, Ютазы хатын-кызлары бәйләгән маскировка ятьмәләре зур ихтыяҗ белән файдаланыла икән. Бу ятьмәләр ныклы һәм, әлеге эшне оештыручыларның сүзләренчә, махсус хәрби операция зонасыннан килгән бәяләмәләр яхшы.

Чарада шулай ук Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов, районның дин вәкилләре, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм башкалар катнашты. Район башлыгы, егетләрнең барлык теләкләрен игътибарга алып, ялга кайткан сугышчыларның һәркайсының үз җирлекләрендәге укучылар белән очрашып, балаларда Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан, әңгәмәләр оештырырга киңәш итте.

- Мобилизациягә алынучыларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләсенә килгәндә, - диде район башлыгы, - бүгенгә утын белән ярдәм итү буенча 36 гариза керде, шуларның 24е урманчылык хезмәткәрләре белән берлектә уңай хәл ителде. Башка үтенечләр дә бар, аларның берсе дә игътибардан читтә калмый.

Очрашу барышында отставкадагы хәрби, бүгенге көндә Бәйрәкәдә яшәүче һәм эшләүче сугыш хәрәкәтләре ветеранының сөйләгән сүзләре аеруча эчтәлекле булды. Ул егетләрне командирларның боерыкларын берсүзсез тыңларга, тәртипле булырга чакырды. Сугыш хәрәкәтләре ветераны шулай ук, әйтик, Чечня бәрелешләрендә һәм махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә карата мөнәсәбәтне чагыштырсаң, шактый аерма булуын ассызыклады.

- Бүген бөтен ил - җитәкчелектән алып гади халыкка кадәр сезгә ярдәм кулы суза, - диде ул, - ә бу бик мөһим.

Аралашу нәтиҗәле узды. Илебез иминлеген һәм мәнфәгатьләрен яклаучылар белән күзгә-күз сөйләшү күңелләрдә горурлык хисе уятты. Үз теләкләре белән хезмәткә китүчеләр, контракт төзүчеләр, мобилизациягә алынучылар кыю булырлар, әмма үзләрен сакларлар, дип өметләнәбез. Биредә Александр Суворовның акыллы фикерен искә төшерми мөмкин түгел. Ул: «Кем батыр - шул исән. Кем кыю - шул имин», - дигән. Без сезнең барыгызны да исән-имин, сау-сәламәт килеш көтеп калабыз, егетләр.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев