Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Район мәдәният йортында волонтерлар слеты узды

Форумга Баулы, Бөгелмә, Актаныш һәм Ютазы районнары волонтерлары җыелды.

Җавапсызлык — кешенең иң начар сыйфаты. Бу фикерне ТР яшьләр министры Ринат Садыйков район мәдәният йортында узган волонтерлар слетында катнашучыларга җиткерде. 

Слет эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, яшь буынга һәм социаль башлангычларга ярдәм итүче «БлагоДарение» хәйрия фондын оештыручы Ирек Салихов катнашты.

Алар сәхнәдән хәйрия хәрәкәтендә ирешкән казанышларын тәкъдим итте. Һәр район командасы үтәлгән эшләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Яшь егет-кызларның сүзләре артында чын мәгънәсендә зур эшләр ята. Кемдер, мәсәлән, шактый күләмдә макулатура җыйган, башкалар үз мәктәпләрендә мәктәптәге эзәрлекләүләргә, ягъни буллингка каршы тәртип саклау отрядлары оештырган. Чөнки мондый ямьсез күренешләргә безнең арада урын булырга тиеш түгел. Бәйрәкә авылы волонтерлары, ташландык йортлар янындагы чүп үләннәренең авылны бозып торуын күреп, моңа өлкәннәрнең игътибарын җәлеп иткән. Нәтиҗәдә, унике йортның тирә-ягы чистартылган. Әмма волонтерлар хәрәкәте активистларының очрашу масаты — иптәшләренә һәм хакимият вәкилләренә үзләренең нинди эшләр башкаруын күрсәтү генә түгел. Аларның бурычы — алга таба игелекле эшләргә матди ярдәм кирәклеген исбатлау. Волонтерлар, «БлагоДарение» фонды грантларын алу өчен, социаль проектлар бәйгесендә катнашкан. Беренче урын өчен грант 20 мең сум, икенче урынга — 15 мең һәм өченче урынга — 10 мең сум тәшкил итә.

Әлеге чарада шулай ук «БлагоДарение» хәйрия фонды вице-президенты Рузилә Шәймәрданова, «БлагоДарение» фонды директоры Рената Әюпова, Баулы, Актаныш, Бөгелмә районнары башлыклары, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм аның урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Регина Галләмова, «Урыссу руда булмаган материаллар» предприятиесе директоры Радик Солтанов һәм башкалар катнашты.

Хөрмәтле кунакларның күбесе жюри составында иде. Алар алдына волонтерлар командалары арасында урыннар билгеләү буенча катлаулы бурыч куелган иде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр урынга, грамоталар һәм залга җыелучыларның алкышларыннан тыш, акчалата бүләк тә бирелә. Җиңүче командаларны бүләкләү тантанасын Ирек Салихов алып барды.

Беренче урынны «Лидерлар» (Баулы) һәм «Җылы йөрәк» (Ютазы районы) отрядлары алды. Икенче урында — «Ачык йөрәкләр» (Бөгелмә районының Карабаш бистәсе) һәм «Активистлар лигасы» (Ютазы) отрядлары. Өченче урын «Игелек фәрештәләре» (Актаныш районы) һәм «Бумеранг» (Ютазы районы) отрядларына бирелде. Җиңүчеләргә алкышлар, бергәләп фотога төшү, волонтерларны һәм аларның остазларын хөрмәтләү, бүләкләр һәм грамоталар... Әлеге күңелле мизгелләрдән соң сәхнәгә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин күтәрелде. Ул районның волонтерлар хәрәкәте активистларына рәхмәтен белдерде, иң яхшылар арасыннан да яхшыларны сайлап алуның җиңел түгеллеген ассызыклады. Ул шулай ук Ирек Сәлиховка безнең район белән тыгыз хезмәттәшлек иткәне, һәртөрле башлангычларда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдереп, аңа рәхмәт хаты тапшырды.

Ирек Салихов, үз чиратында, волонтерларга уңышлы эшчәнлекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларның саны елдан-ел арта баруын, ә районнарда уздырылучы чараларның иң югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклады. Форум ахырында Татарстан Республикасы яшьләр министры Ринат Садыйков, җанлы аралашу төрендә, залдагы яшьләр белән сөйләште. Ул үз эшчәнлеге буенча үсеп килүче буын вәкилләре белән ничек элемтә урнаштырырга икәнен яхшы белә. Уен өчен сәхнәгә бер егет белән бер кыз чакырылды һәм аларга сорау бирелде:

— Күз алдыгызга китерегез, сез 2035 елда, ди. Ничә тел беләсең? — дип мөрәҗәгать итте ул кызга.
— Ике, — дип җавап бирде ул.
— Ун, — дип елмайды егет.
— Ничә тапкыр кияүгә чыктың?
— Бер, — дип көлде кыз.
— Ике, — дип җитди булырга тырышты егет.

Һәм уен шулай дәвам итте: нинди машинада йөрисез, кайда яшисез — йорттамы, әллә фатирдамы? Уенның мәгънәсе шунда: «яшь, әле акыл кермәгән буын» алга карый белергә, бер көн белән генә яшәмәскә, һәркемдә алдан күрүчәнлек булырга тиеш. Һәм тагын. Татарстан яшьләр министры балалардан кешенең иң начар сыйфатын атауларын сорады. Җаваплар шактый булды: ялганлау, ялкаулык, көнчелек, мәрхәмәтсезлек, хәйләкәрлек, икейөзлелек... Ниһаять, кемдер: «Җавапсызлык» диде.

— Әйе! — диде Ринат Садыйков, — нәкъ менә җавапсызлык — иң начар сыйфат, чөнки җавапсыз кешедә яңа гына яңгыраган барлык кимчелекләр дә булырга мөмкин. Моны беркайчан да онытмагыз.

Слет, чыннан да, җанлы, эчтәлекле, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле узды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев