Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Район ветераннар советы рәисе сайланды

Ютазы районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасын Гүзәл Латыйпова җитәкли.

 

Бу карар күптән түгел узган район ветераннар советы пленумында яңгырады. Анда катнашучылар тәкъдим ителгән кандидатураны бертавыштан хуплады. Пленум эшендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район советы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марьяна Харисова, бүлек башлыклары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре һ.б. катнашты. Район башлыгы, пленумда катнашучылар һәм районның барлык ветераннар җәмәгатьчелеге исеменнән, Гүзәл Латыйпованы әлеге җаваплы вазыйфага сайлануы белән котлап, үз вакытында аның район җитәкчелегендә эшләве һәм кешеләр, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсенең зур булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә Гүзәл Ногман кызы йөкләтелгән бурычларны тулысынча үти алачак, дип ассызыклады ул. Гүзәл Латыйпова исә үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен ихлас рәхмәтен җиткерде һәм, үз эшчәнлегендә район ветераннары хәрәкәтенең хөрмәтле шәхесе Зоя Глушкова белән тыгыз элемтәдә торып, бу ышанычны акларга тырышачагын белдерде. Исегезгә төшерәбез, Зоя Глушкова әлеге иҗтимагый оешма белән район яңадан оешкан көннән бирле идарә итте. Соңгы елларда район ветераннар советы эшен Владимир Петров җитәкләде, әмма ул, сәламәтлеге какшау сәбәпле, әлеге вазыйфадан китте. Шуны да билгеләп узарга кирәк, безнең райондагы ветераннар хәрәкәте республиканың шундый ук оешмалары арасында һәрчак иң көчлесе, иң яхшыларның берсе булды.

Чыгыш ясаган район ветераннар советы рәисе ярдәмчесе, “Көмеш волонтерлар” җитәкчесе Зоя Глушкова район ветераннар советына 36 беренчел оешма керүен ассызыклады. Авыл җирлекләренең, сәнәгать предприятиеләренең һәм учреждениеләрнең күп кенә ветераннар иҗтимагый оешмалары эше яхшы куелган. Шул ук вакытта районда ветераннар советы булмаган берничә предприятие бар.

Пленумда яңгарганча, Урыссу химия заводы, «Урыссу-Водоканал», газ хезмәте, электр челтәрләре һәм Ютазы элеваторы шундый предприятиеләр исемлегенә керә. Район башлыгы әлеге предприятие җитәкчеләренең игътибарын беренчел оешмалар булдыру кирәклегенә, аларның профсоюз оешмалары белән хезмәттәшлеген тәэмин итү мөһимлегенә юнәлтте. Якынлашып килүче Өлкәннәр көне алдыннан бер генә ветеранны да күз уңыннан югалтырга ярамый, - диде Аяз Шәфыйгуллин. Нинди дә булса предприятиедә исәпләнмәгән ветераннарга бүләкләр өйләрендә тапшырылачак.

- Гомумән, өлкәннәр ункөнлеге ветераннарга бүләкләр тапшыру белән генә чикләнергә тиеш түгел, - диде Зоя Глушкова. - Үз вакытында төрле тармакларда эшләгән һәм үз предприятиеләренең икътисадын ныгыту эшенә күп көчен, белемен биргән, тулаем алганда, туган ягыбызның чәчәк атуы өчен тырышкан кешеләргә үзара аралашу мөһим. Нәкъ менә аларга алмашка килгәннәр белән аралашу кирәк. 1 октябрьдә билгеләнүче Өлкәннәр көне – ташламага ия барлык лаеклы ялдагыларның социаль пакет яки акчалата компенсация сайларга тиеш көне дә. Башкача әйткәндә, беренчел оешма рәисләре алдында пенсионерлар арасында аңлату эшен активлаштыру бурычы тора.

Пленумда башка мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде, район ветераннар советы президиумы расланды һәм аның утырыш көне билгеләнде.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев