Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Районда халык җыеннары башланды

Район җитәкчелегенең халык белән беренче очрашуы Акбаш авыл җирлегендә узды.

 

Очрашу вакытында авыл халкы яшәешнең әһәмиятле мәсьәләләре һәм алдагы планнары турында фикер алышты. Быел җыеннарга бераз үзгәреш кертелде. Үзенең сайлаучылары алдында район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин чыгыш ясады. Ул үзе рәислек иткән җирләрдән һәм экологиядән рациональ файдалану комиссиясенең эше турында сөйләде. Депутат билгеләп үткәнчә, 2022 ел яхшы килде, шуңа күрә яхшы уңыш алып, аны саклауга куя алдык, бу исә бик мөһим. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бар уңышны югалтуларсыз җыеп алды. Шул ук вакытта район хуҗалыклары киләчәк уңышка да ныклы нигез салды. Район архивы бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева шәҗәрәләр төзүнең әһәмияте хакында чыгыш ясады. Аерым алганда, ул «Ядкәр» шәҗәрә порталының эше белән таныштырды.

– Бу безнең районда яшәүчеләргә үзләренең гаилә шәҗәрәсе турында мәгълүмат алу өчен үзенчәлекле мөмкинлек, - дип билгеләп үтте ул. - Базага кертелгән язмалар мәгълүматларны эшкәртү процессын автоматлаштырырга һәм архив документлары нигезендә шәҗәрәләрне системалаштырырга мөмкинлек бирә.

Башкарылган эшләр турында Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синагатуллина хисап тотты. Авыл җирлегендә мөгезле эре терлекнең (+8), атлар (+3) һәм кош-кортның (+90) артуы күзәтелә. Хуҗалыклар саны үзгәрешсез калган - 234. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга 201 400 сум субсидия түләнгән. Җирлек тарафыннан бюджет планының үтәлеше 133% тәшкил иткән. Бу шәхси ярдәмче хуҗалыкларның республика программаларында актив катнашуы нәтиҗәсе. Җирлек биләмәсендә бүгенге көндә 3 крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә: «Тимербаев», «Гайнетдинов» һәм «Кәлимуллин». Аларның өчесе дә игенчелек һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Җыенда шулай ук полициянең яңа участок инспекторы Илдар Габитовны тәкъдим иттеләр, ул 28 гыйнварда үз вазифаларын үтәүгә керешәчәк.

Акбаш авыл җирлегенең, архив бүлекләре республика конкурсында катнашып, 375 мең сумлык сертификат алуы узган елның мөһим вакыйгасы булды. Әлеге акчалар архив бүлмәсе өчен җиһазлар сатып алуга тотылачак.

Җыенда район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов, башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, район прокуроры Александр Микеркин, районның барлык хезмәт һәм бүлек җитәкчеләре катнашты. Инфраструктура бүлеге начальнигы Оксана Власова җыелучыларны тулаем районны төзекләндерү буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. Җыен активистларны бүләкләү белән тәмамланды. Күркәм гадәт буенча, соңгы елларда авыл активистлары, иҗтимагый тормышта катнашучылар бүләкләнә. Район башлыгыннан электр триммерын бу көнне Фәнил Нурсәетов алды.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев