Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Район җитәкчесе Аяз Шафигуллин ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлый

Урыссу бистәсендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Миңнебай Миннекәй улы Миннекәев, Харис Гариф улы Садыйков һәм Кече Урыссу авылында яшәүче Мәгъдәнур Нигъмәтҗан улы Йосыпов бүген Бөек Җиңүнең юбилей медальләре, шулай ук, ТР һәм Ютазы районы җитәкчелегеннән бәйрәм күчтәнәчләре кабул итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин Бөек Ватан сугышы елларында утлы һәм сулы юлларны кичкән якташларыбыз белән якын итеп сөйләште. Аларның яшәү шартлары һәм гозерләре белән кызыксынды. Ветераннар тормыштан бик канәгать һәм алар үзләренә күрсәтелә торган зур игътибар өчен чиксез рәхмәтле булуларын белдерде.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев