Район мәктәпләрендә саубуллашу кыңгыравы яңгырады
Узган шимбә көнне барлык мәктәпләрдә үзенчәлекле тантана - соңгы кыңгырау бәйрәме узды.
Урыссу гимназиясендә узган тантанада район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин катнашты. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гыйләҗева һәм гимназия директоры Гөлдания Белалова үз чыгышларында яхшы укыган, барлык башлангычларда актив булган укучыларны билгеләп үттеләр, балаларга яхшы тәрбия биргән өчен, ата-аналарга рәхмәт әйттеләр, чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерделәр. Менә алар - үзләре тыйнак, ә күзләреннән моңсулык сирпелеп торган чыгарылыш сыйныф укучылары гимназия каршында басып тора. Унберенче сыйныф укучылары чәчәләрен куе кызыл тасмалар белән үргән, ә тугызынчы сыйныфтагылар - ачык зәңгәр төскә өстенлек биргән. Алар шигъри юллар аша үз хисләрен, теләкләрен җиткерде. Укучылар әле үзләре дә туган мәктәп диварлары артында ни дәрәҗәдә якланган булуларын тулысынча аңлап бетермиләрдер. Алда - каршылыклар белән тулы зур тормыш юлы. Остазларының балаларга юллаган теләкләре, гимназиядә алган белемнәренең киләчәктә файда китерәчәгенә ышаныч сүзләре тантананың төп фикере булды.
Һичшиксез, соңгы кыңгырауга багышланган чара барлык мәктәп укучылары өчен зур шатлык, чөнки алда җәйге каникуллар көтә. Шулай да чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч. Алар һөнәр, уку йорты, мөстәкыйль тормышка юл сайлау алдында тора. Шуңа күрә мөгаллимнәр һәм ата-аналарның күзләрендәге моңсулык аңлашыла да. Җитди йөзле чыгарылыш сыйныф укучыларына, аларның бу мәктәп диварлары артында туплаган белемнәренә, баш өстендәге тыныч күк йөзенә карап, шатланмау мөмкин түгел. Җырлар, изге теләкләр, чәчәкләр һәм, әлбәттә, саубуллашу вальсы... Җыр яңгырый: «Сезнең белән саубуллашу бик ямансу. Тик оныту мөмкин түгел, мәктәбем һәм остазым". Кызлар һәм егетләр вальс әйләнә... Барысының да күзләрендә яшь бөртекләре. Һәм менә соңгы кыңгырау чыңлый! Бер үк вакытта яңгыравыклы да, моңсу һәм сагышлы да...
Тантанада тәбрикләүләр, изге теләкләр, шатлык-сөенеч яшьләре күп булды. Шулай ук тәрбияләнүчеләргә һәм аларның әти-әниләренә, укытучыларга рәхмәт хатлары, мактау грамоталары тапшырылды. Район башлыгы, сүз уңаеннан, үзе дә әлеге мәктәпне тәмамлаган укучының әтисе буларак, балаларга туган мәктәпләрендә алган белемнәрен арттырырга һәм аны туган як, торган җир файдасына куллануларын теләде.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев