Районның авыл җирлекләрендә - Казан артистлары
Байлар һәм Ютазы авылларының мәдәният йортларына югары сәнгать килде.

Укучым, моңнан алгысыган күңелемне гаепләмәссең дип уйлыйм, чөнки шулкадәр мактанасым һәм горурланасым килә. Нәрсә беләнме? Беренче чиратта, үземнең һәрьяклап үсеш алган Татарстан кешесе булуым белән. Ә икенчедән, барлык республика программаларының да зур шәһәрләргә генә түгел, барлык муниципаль берәмлекләргә – кече шәһәрләргә һәм авылларга да юнәлдерелгән булуы белән.
Әлегә сүзебез социаль программалар хакында түгел. Боларның барысы да тәрәзәләребез аша күренеп тора. Әйдәгез, бүген рухи кыйммәтләр, мәдәният турында сөйләшик. Безнең һәркайсыбыз да даими рәвештә Галиәскар Камал яки Василий Качалов исемендәге академия театрларына яки Казандагы зур концерт залына йөри алмый. Шуңа күрә телефонны кулга аласың да, күңелең теләгән теләсә кайсы җырны тыңлыйсың. Телевизорны кабызсаң, болай да чамалы кәефне кырып, ачуланышып-кычкырышып “яталар”. Җитте, җәмәгать, тормышыбызны басып алган бу күрсәтмә тамашаларны яшәешебездән алып ташлыйк! Югары сәнгатькә киң юл ачыйк!
Кичә Байлар мәдәният учагы сәхнәсендә мәйдан тоткан югары сәнгать вәкилләре залга җыелучыларга гүя канатлар куйды. Тамашачылар, хис-тойгыларын тыялмыйча, гөрләтеп кул чапты, артистларга бәхетле елмаюларын бүләк итте, рәхштләнеп биеде. Ә артистлар, үз чиратларында, залны җырлау осталыклары, нәфис сүз сөйләүләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, тамашачы игътибарын бер сулышка туплап торулары белән таң калдырды. Хәер, гафу итегез, мин бит әле сезгә Казан артистларын тәкъдим итмәдем.
Менә алар, районыбызга концерт программасы белән килгән «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең беренче составы вәкилләре: лауреатлар һәм җиңүчеләр. Бүген алар консерватория, Казан дәүләт филармониясе, ГИТИСны тәмамлаучылар, Казан музыка көллияте студентлары. Мәсәлән, Михаил Урецкий – Горький исемендәге Мәскәү сәнгать академия театрыннан чакырылган, Владимир Шнитко – Останкинода радио һәм телевидение институты укытучысы. Әмир Әхмәдишин, Илгиз Зәкиев, Зәринә Хәсәншина – болар Ютазы тамашачысы йөрәгенә юл тапкан гаҗәеп тавышлы вокал ияләренең кайберләре генә.
Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге республиканың яшь талантлары инде җиденче ел рәттән Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары буйлап гастрольләрдә йөри. Авыл җирлекләрендә чыгыш ясап, алар капиталь ремонттан соң яңа сулыш алган мәдәният учакларына югары сәнгатьне алып килә. Ә менә Ютазы районында республикабыз сандугачлары тәүге тапкыр. Безнең хакта онытмаулары күңелгә аеруча рәхәтлек хисе бирә. Безнең, кечкенә җирлекләрдә яшәүчеләрнең эшләп өйрәнгән куллары каты булса да, күңелләре йомшак, нечкә һәм сизгер.
Без ихласлылыкны, игелекне җаныбыз-тәнебез белән тоябыз. Бу гастрольләр Байлар һәм Ютазы авылларында яшәүчеләрнең, гомумән, барыбызның да йөрәкләрен тулысынча әсир итте дисәк, ялгышмабыз. Менә артистларның берсе сәхнәгә чыга, зал тургай моңына күмелә. Аның артыннан ук көчле тавышлы икенчесе атлый. Беренчесе, янәсе, моңа бик аптырый, әмма аңа кушылырга рөхсәт бирә. Зал бу матур шаяртуны аңлый, бөтен игътибарын артистларга туплый. Шунда аларга өченче җырчы кушыла. Никадәр бөеклек, көч бу моңда! Сәхнәне тутырып баскан көр тавышлы биш егет залны шулкадәр кичерешләр белән тутыра ки, җыр нәкъ гимн кебек яңгырый. Тамашачы гөрләтеп, чын күңелен биреп, кул чаба. Аларның йөзләрендә шатлык балкый, күңелләрендә гүзәллекә соклану хисләре ташый. Афәрин, татарстанлылар! Афәрин, югары сәнгать!
Концерт ахырында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин ихластан ял итүен билгеләп узды. Ул Дмитрий Тумановның игътибарын «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең алдагысын Ютазы районында уздыру мөмкинлегенә юнәлтте. Район башлыгы көчле алкышлар астында Татарстан талантларына Рәхмәт хатларын тапшырды. Кызганыч, концерт тәмам, барысы да таралышып бетте. Ә күңелдә һаман йөрәк түрендә урын алган сүзлә
Районның авыл җирлекләрендә - Казан артистлары
Байлар һәм Ютазы авылларының мәдәният йортларына югары сәнгать килде.
Укучым, моңнан алгысыган күңелемне гаепләмәссең дип уйлыйм, чөнки шулкадәр мактанасым һәм горурланасым килә. Нәрсә беләнме? Беренче чиратта, үземнең һәрьяклап үсеш алган Татарстан кешесе булуым белән. Ә икенчедән, барлык республика программаларының да зур шәһәрләргә генә түгел, барлык муниципаль берәмлекләргә – кече шәһәрләргә һәм авылларга да юнәлдерелгән булуы белән.
Әлегә сүзебез социаль программалар хакында түгел. Боларның барысы да тәрәзәләребез аша күренеп тора. Әйдәгез, бүген рухи кыйммәтләр, мәдәният турында сөйләшик. Безнең һәркайсыбыз да даими рәвештә Галиәскар Камал яки Василий Качалов исемендәге академия театрларына яки Казандагы зур концерт залына йөри алмый. Шуңа күрә телефонны кулга аласың да, күңелең теләгән теләсә кайсы җырны тыңлыйсың. Телевизорны кабызсаң, болай да чамалы кәефне кырып, ачуланышып-кычкырышып “яталар”. Җитте, җәмәгать, тормышыбызны басып алган бу күрсәтмә тамашаларны яшәешебездән алып ташлыйк! Югары сәнгатькә киң юл ачыйк!
Кичә Байлар мәдәният учагы сәхнәсендә мәйдан тоткан югары сәнгать вәкилләре залга җыелучыларга гүя канатлар куйды. Тамашачылар, хис-тойгыларын тыялмыйча, гөрләтеп кул чапты, артистларга бәхетле елмаюларын бүләк итте, рәхштләнеп биеде. Ә артистлар, үз чиратларында, залны җырлау осталыклары, нәфис сүз сөйләүләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, тамашачы игътибарын бер сулышка туплап торулары белән таң калдырды. Хәер, гафу итегез, мин бит әле сезгә Казан артистларын тәкъдим итмәдем.
Менә алар, районыбызга концерт программасы белән килгән «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең беренче составы вәкилләре: лауреатлар һәм җиңүчеләр. Бүген алар консерватория, Казан дәүләт филармониясе, ГИТИСны тәмамлаучылар, Казан музыка көллияте студентлары. Мәсәлән, Михаил Урецкий – Горький исемендәге Мәскәү сәнгать академия театрыннан чакырылган, Владимир Шнитко – Останкинода радио һәм телевидение институты укытучысы. Әмир Әхмәдишин, Илгиз Зәкиев, Зәринә Хәсәншина – болар Ютазы тамашачысы йөрәгенә юл тапкан гаҗәеп тавышлы вокал ияләренең кайберләре генә.
Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге республиканың яшь талантлары инде җиденче ел рәттән Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары буйлап гастрольләрдә йөри. Авыл җирлекләрендә чыгыш ясап, алар капиталь ремонттан соң яңа сулыш алган мәдәният учакларына югары сәнгатьне алып килә. Ә менә Ютазы районында республикабыз сандугачлары тәүге тапкыр. Безнең хакта онытмаулары күңелгә аеруча рәхәтлек хисе бирә. Безнең, кечкенә җирлекләрдә яшәүчеләрнең эшләп өйрәнгән куллары каты булса да, күңелләре йомшак, нечкә һәм сизгер.
Без ихласлылыкны, игелекне җаныбыз-тәнебез белән тоябыз. Бу гастрольләр Байлар һәм Ютазы авылларында яшәүчеләрнең, гомумән, барыбызның да йөрәкләрен тулысынча әсир итте дисәк, ялгышмабыз. Менә артистларның берсе сәхнәгә чыга, зал тургай моңына күмелә. Аның артыннан ук көчле тавышлы икенчесе атлый. Беренчесе, янәсе, моңа бик аптырый, әмма аңа кушылырга рөхсәт бирә. Зал бу матур шаяртуны аңлый, бөтен игътибарын артистларга туплый. Шунда аларга өченче җырчы кушыла. Никадәр бөеклек, көч бу моңда! Сәхнәне тутырып баскан көр тавышлы биш егет залны шулкадәр кичерешләр белән тутыра ки, җыр нәкъ гимн кебек яңгырый. Тамашачы гөрләтеп, чын күңелен биреп, кул чаба. Аларның йөзләрендә шатлык балкый, күңелләрендә гүзәллекә соклану хисләре ташый. Афәрин, татарстанлылар! Афәрин, югары сәнгать!
Концерт ахырында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин ихластан ял итүен билгеләп узды. Ул Дмитрий Тумановның игътибарын «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең алдагысын Ютазы районында уздыру мөмкинлегенә юнәлтте. Район башлыгы көчле алкышлар астында Татарстан талантларына Рәхмәт хатларын тапшырды. Кызганыч, концерт тәмам, барысы да таралышып бетте. Ә күңелдә һаман йөрәк түрендә урын алган сүзләр яңгырый: «Мин яратам сине, тормыш! Һәм синең тагын да яхшырак булуыңны телим…»
Фоторепортаж:
http://yutazy.ru/photo/na-selskikh-podmostkakh-rayona..
Роза ИСКӘНДӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев