Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Районның өч авыл җирлеге грантка ия булды.

Республика бәйгесендә Кәрәкәшле, Әбсәләм һәм Бәйрәкә җирлекләре җиңде. Әлеге авылларда грант акчаларын парклар төзүгә тоту күздә тотыла.

Әбсәләмдәге парк Совет урамындагы һәйкәл артында төзеләчәк. Җирлекләр белән эшләү бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, бу урынны  ике өлешкә бүләргә туры киләчәк. Аларның берсендә балалар өчен уен җайланмалары урнаштырылачак, ә икенче өлешендә аллея булачак. Агач үсентеләре, чәчәкләр, эскәмияләр, юллар – болар барысы да балаларның гына түгел, өлкән буын кешеләренең дә яраткан ял итү урынына әверелер, мөгаен.

Кәрәкәшлелеләр дә максатчан билгеләнештәге өстәмә акча алуга сөенеп туя алмый. Биредә парк төзелеше буенча эшләр Мирфатыйх Зәкиев урамында алып барыла. Бүгенге көндә паркны төзү эше башланган, таш юл җәелгән. Паркта балалар өчен уен мәйданчыгы, эскәмияләр барлыкка киләчәк, агачлар һәм чәчәкләр утыртылачак. Әлеге ял урыны кәрәкәшлеләр өчен аеруча истәлекле булачак, чөнки быел авылга нигез салынуның 265 еллыгы билгеләп үтелә.

Бәйрәкә авылы үзенең табигате белән дә, борынгы истәлекле урыннары белән дә күркәм. Биредә һәрвакыт чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, йортлар, урамнар төзек. Бәйрәкә авыл җирлеге биләмәсендә эшләп килүче ныклы авыл хуҗалыгы коллективларының берсе булган «АгроМир» җәмгыяте ярдәме белән биредә яшәешне тәэмин итүнең күп кенә мәсьәләләре үз вакытында хәл ителә. Өстәвенә, әлеге җирлек матди кертемнәргә лаек. Озакламый Бәйрәкәдә дә парк ачылу тантанасы узачак, аның урыны хәзерге балалар мәйданчыгы биләмәсе буйлап киңәйтеләчәк. Биредә спорт һәм уен җайланмалары, беседка, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру, сукмакларга таш юл салу, агачлар һәм чәчәкләр утырту планлаштырыла. Бәйрәкәдә әлеге эшләрне «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында эшләп килүче «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк өстенлекле проекты кысаларында башкару күздә тотыла. Ягъни бәйрәкәлеләр паркны нәкъ менә шушы программа буенча яңартачак, ә грант акчалары Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз обелискын ремонтлауга тотылачак.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев