Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Редакциядә — Абунәче көне

Бу атна редакциядә Абунәче, гәзиткә язылучылар көне белән башланды.

Әлеге көнне язылырга килгән һәркем өчен без бүләкләр һәм сый-хөрмәт әзерләдек. Хөрмәтле гәзит укучылар — безнең иң тугры дусларыбыз, һәм без шул рәвешле аларга ярдәмнәре-хуплаулары, эшебез белән ихлас кызыксынулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтергә теләдек. Абунәчеләрнең һәркайсы гәзит дуслары өчен ниндидер үзенчәлекле-кыйммәтле бүләк ясарга теләвебезне сизми калмагандыр, дип өметләнәбез.

Район гәзитенә язылырга бу көнне иң беренчеләрдән булып Акбаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Раушания Инсапова килде. Без аны редакциядә каршыладык, чәй табыны янына чакырдык, кәнфит һәм камыр ризыклары белән сыйладык.

— «Ютазинская новь», «Ютазы таңы» район гәзитләреннән тыш яшәешне күз алдына да китерә алмыйм. Басманы бөтен гаиләбез белән укып барабыз, бик яратабыз. Кешеләр, яшьләр, якташларның уңышлары һәм казанышлары турында, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар хакында уку аеруча кызыклы, — дип уртаклашты Раушания Рәхимҗан кызы.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә. Моннан тыш, «Июнь аеның иң бәхетле кешесе» әйберләтә уены да бара. Абунәчеләребез — басманың йөрәге-сулышы. Редакция һәрдаим аларның фикер-уйлануларын һәм теләкләрен тыңларга, кабул итәргә әзер. Бу көнне гәзиткә язылу теләге белән янә берничә якташыбыз килде, «басма көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде», дип билгеләде. Гәзит дусларыбыз мәкаләләр һәм рубрикалар турында үз фикерләрен белдерделәр, язмалар сыйфатын югары бәяләделәр. Һәркайсы гәзит турындагы шәхси тәэсирләре белән уртаклашты. Барлык абунәчеләребезгә дә тугрылыклары өчен чиксез рәхмәт белдерәбез һәм гәзит сыйфаты өстендә эшләвебезне дәвам итәргә вәгъдәлибез. Арытаба да бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев