Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Терлекләрне уңышлы кышлатуга бүген нигез салына

«АгроМир» җәмгыятендә узган район агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре семинары терлек азыгы әзерләү мәсьәләсенә багышланды.

Әзерләү генә түгел, дөрес итеп әзерләү мөһим. Күчмә семинар-киңәшмә эшендә «Лира Фарм» компаниясенең терлекчелек өлкәсендә дипломлы белгечләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, районның ветеринария хезмәте җитәкчесе һәм башкалар катнашты. Семинарда катнашучылар «АгроМир» җәмгыятенең күпьеллык үлән басуларында булды. Белгечләр сенаж  базына салынучы үләннең торышын тикшерде.

- Күпьеллык үләннәрне чабу өчен иң кулай вакыт, - дип ассызыклады авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, - иртәнге 3 тән 9 га га кадәр һәм кичке 15 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр. Нәкъ менә шушы сәгатьләрдә үләндәге протеин 10 процентка артыграк була. Аннан соң кузаклыларның барлык төре дә силоска бармый, ул бары тик сенаж салу өчен генә бара.

«Лира Фарма» вәкилләре терлекләрнең баш санын, җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләсенә җентекләп тукталды. Ә аңа нигез нәкъ менә шушы көннәрдә - үләннәрне чабып, сенаж базларына яшел масса тутырганда салына.

Исегезгә төшерәбез, әлеге компания агросәнәгать комплексы предприятиеләренә югары нәтиҗәле азык өстәмәләрен, фермаларның инновацион программасын - экспресс-аудитын тормышка ашыруны тәкъдим итә. Ул исә терлек азыгына анализ ясаудан, терлекләрнең хәлен кан анализы аша өйрәнүдән гыйбарәт. Ягъни терлек азыгына нигез салуга, терлекләрне ашатуга, аларның сәламәтлеген билгеләүгә фәнни якын килүнең нәтиҗәлелеге бүген район аграрийларында шик тудырмый. Киресенчә, барлык хуҗалыклар да диярлек әлеге компания хезмәтеннән файдалана.

Инде бүген үк зоотехниклар үләннәрнең дымлылыгын, сусыллылыгын күреп, киләсе елның азык белән тәэми ителешенә зур өметләр баглый. Семинар барышында малларны ашату рационына кагылышлы мәсьәлә берничә тапкыр яңгырады. Барлык кирәкле микро һәм макроэлементлар булганда гына малларны ашату рационы тулы кыйммәтле була. Әйтик, терлек азыгында шул ук протеин җитмәсә, ул чакта аны азык өстәмәләре белән тулыландырырга кирәк.

Кырларны караганнан соң, белгечләр «АгроМир»ның сенаж базына юл тотты. Бу базлар үзләренең зурлыклары белән олы бер корабны хәтерләтә. Шунысы хак, әлеге хуҗалыкта барысы да җиренә җиткереп эшләнә, эшләре саллы һәм азыклары мул. Азык әзерләү, гомумән,  авыл хуҗалыгы җитештерүенең  күләме бары  соклану хисләре уята.

Фотогалерея:http://yutazy.ru/photo/uspeshnaya-zimovka-skota-zakladyvaetsya-segodnya

 

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев