Туган авылыма зиярат кылдык
Узган гасырның 1927-1980 елларында табигатьнең бик матур почмагында, һәр ягы урман белән әйләндереп алынган аланда Бәйрәкә авыл советына караган Яңа Юл дип аталган авыл бар иде.
Ул авылның кешеләре уңганлыклары, бер-берсеннән үрнәк алып, ярыша-ярыша эшләүләре белән ул чордагы “Коммунизмга” колхозында дан тота иде: КПССның XXI съезды делегаты, механизатор Марсель абый Галләмов, Татарстанның атказанган механизаторы Ясир абый Мифтахов, Ленин ордены кавалерлары, чабан булып эшләгән Харрас абый Валькаев, кошчылык фермасы мөдире Әнәс абый Латыйпов һ.б. Гомумән, бу исемлеккә шушы гүзәл авылның һәр кешесен язып булыр иде. Замана җилләре нәтиҗәсендә, партиянең вак авылларны бетерү программасы нигезендә, бу авыл да җир йөзеннән юкка чыкты. Монда кайчандыр хезмәт сөючән кешеләр яшәгәнен искәртеп, зиратлары гына торып калды.
Узган атнада, тамырлары шушы авылга килеп тоташкан, бүген инде илебезнең төрле почмакларында яшәп көн күрүче авылдашлар, җыелышып, зиратка зиярат кылдык, җыештырдык, бездән дога өмет итүче әби-бабаларыбыз рухына багышлап, догалар кылдык. Авылыбызның 95 еллыгына җыйналып бәйрәм ясарга исәплибез, шушы бәйрәм чарасын әби-бабаларыбыз да шатланып көтсеннәр дигән изге нияттә калабыз.
Зәйтүнә ЯМАЕВА, Бәйрәкә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев