Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Тынычлык сугышларны җиңсен өчен

Район халкы һәм җитәкчелек вәкилләре сугышчы-интернационалистлар истәлегенә төзелгән мемориал янына совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 34 ел тулуга багышланган митингка җыйналды.

Митингта катнашучылар Әфган җирендә башларын салган якташларыбызны искә алды. Алар Юрий Козин, Фәһим Мияссәров, Альберт Камалетдинов. Чараны алып баручылар тарафыннан кан коелуга һәм хәрби бәрелешләргә каршы нәфрәт сүзләре яңгырады. Менә сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә таба ветераннар атлый. Аларның кулында, горурланып, әләмнәр җилферди, кызыл канәферләр балкый. Репродуктордан сугышчан җырлар яңгырый. Митингка яшь армиячеләр дә килгән, гәүдәләре төз, адымнары ныклы. Алар тигез адымнар белән, чәчәк салу өчен, монумент янына басты. Әйләнә-тирәдә тантаналы тынлык. Тагын бер истәлекле көн күңелләрдә үз эзен калдырды. Ә йөрәкләрдә бары бер теләк: җир шары кайчан да булса дөньядагы сугышларны мәңгегә җиңәргә тиеш.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллинның һәм район әфганчы ветераннар советы рәисе Ренат Кадыйровның чыгышларында сүз әнә шул хакта иде. Митингта катнашучылар, чәчәкләр салу өчен, һәйкәлгә таба атлады.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев