Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу базарында эшлекле киңәшмә

Бүген Урыссу бистәсенең иске базары территориясендә шәхси эшкуарлар һәм район тормышын тәэмин итүче хезмәт җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигулин чарада катнашучыларны базарда башкарылачак үзгәртеп кору һәм капиталь ремонт чаралары белән таныштырды. Шул ук вакытта ул, базар территориясендә асфальт җәйгәнче, биредә кибетләре булган бизнесменнардан үз сәүдә нокталарының фасадларын заманча материал белән тышлауны таләп итте. Шәхси эшкуарлар базарны үзгәртеп ясау проекты белән тулаем килештеләр һәм көзгә кадәр яңа кыяфәттә ачылырга тиеш булган базарны капиталь ремонтлауны башкаруда үз якларыннан тоткарлыклар булдырмаска тырышачакларын белдерделәр.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X