Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонт дәвам итә

Әле кайчан гына соры һәм кыршылып беткән коридор һәм палаталардан торган медицина учреждениесенең стационар блогын бүген танырлык та түгел. Әлбәттә, монда әле ремонт эшләре тәмамланмаган.

Әмма терапия һәм хирургия бүлекләренең уң яктагы крылоларында – икенче корпуста ул ахырына якынлашып килә. Инженерияне алмаштыру тулаем тәмамланган. Төп эш булып баскыч мәйданчыкларында штукатур, санузель бүлмәләрендә плитка ябыштыру эшләре калган.

Әйтергә кирәк, район башлыгы Аяз Шафигуллин агымдагы ел башында ТР Президентына Урыссу үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонт эшләрен дәвам итүдә финанс ярдәме сорап, мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов 80 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде.

- Проект-смета документлары буенча әлеге суммага сыешырга тырышабыз. Шуны әйтергә кирәк, капиталь ремонт бары тик сертификацияле материаллар белән генә башкарыла. Бу тәрәзә һәм ишекләргә генә кагылмый. Бу буяу, шпаклевка, плитәләргә дә кагыла. Чөнки сәламәтлек саклау учреждениеләрен ремонтлаганда бу төп шарт булып тора һәм без башкарган эш сыйфаты тиешле хезмәтләр тарафыннан даими тикшерелә, - дип аңлатты Илгизәр Асылов.

Төзүчеләр сүзләренә караганда, капремонт барышында кулны тоткан төп күренеш – ул хастаханәнең эшләве. Шуңа күрә төзүчеләр алдында торган тагын бер катлаулы сорау – ул операция блогын тиз арада сыйфатлы итеп ремонтлау. Чөнки аның эшен туктату мөмкин түгел.

Һәм ахырда. Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсе штат режимда эшли. Капремонт эшен тоткарламас һәм авыруларга тыныч һәм уңайлы шартлар тудыру максатында, терапиянең көндезге бүлеге вакытлыча Кояшлы микрорайонындагы ФАП бинасында, ә тәүлеклек стационар Ютазы авылының табиблык амбулаториясендә урнаштырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X