Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакированың Медицина хезмәткәре көне белән котлавы

Хөрмәтле хезмәттәшләр, медицина тармагы ветераннары!


Сезне һөнәри бәйрәмебез – Медицина хезмәткәре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Үз язмышыңны игелекле һәм зур җаваплылык таләп итә торган һөнәр белән бәйләү – үзе бер батырлык. Чыннан да соңгы арада сәламәтлек саклау өлкәсендә генә түгел, тулы бер җәмгыятьтә барлыкка килгән катлаулы вәзгыять – авыр эпидемиологик шартларда кеше сәламәтлеге, ә кайвакыт гомере өчен дә көрәш алып барырга берсүзсез батыр йөрәкле һәм шәфкатьле белгечләр генә сәләтле. Сезнең һәркайсыгыз – табиб булсынмы, шәфкать туташы, кече медицина персоналы, фельдшер, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре, лаборантмы, шәхси мәнфәгатьләрегезне читкә куеп, үз һөнәрегезгә тугры булуыгызны тагын бер кат расладыгыз һәм мин үзем җитәкли торган коллективның чын һөнәрманнардан торуы белән ихлас горурланам!
Хәзерге заман шартларында медицина тармагы бер урында гына таптанмый – ул көннән-көн камилләшә. Хөрмәтле хезмәттәшләр, бүгенге сәламәтлек саклау тармагы һәрдаим яңалыкларга омтылуны һәм аларны үзләштерүне, кеше сәламәтлеге сагында торуга багышлаган хезмәтне тагын да югары дәрәҗәгә кую бурычын куя. Һәм без Татарстан Республикасында гамәлдә булган милли программалар ярдәмендә моңа ирешәбез, дип мин кыю рәвештә әйтә алам. Уртак тырышлыгыбыз һәм хезмәтебез нәтиҗәсендә Урыссу үзәк район хастаханәсенең матди-техник базасы елдан-ел яңартыла һәм ныгытыла, шул рәвешле без, иң әүвәл, пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырабыз.
Бу бәйрәм көндә сезнең һәркайсыгызга нык сәламәтлек, ихтыяр көче, озын гомер, гаилә бәхете һәм тыныч тормыш телим! Ил-көннәребез тыныч торсын! Бәйрәм белән, дуслар!

Источник:https://vk.com/urussucrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев