Урыссуда иң оста Коръән укучы сайланды
29 май көнне, Ютазы районында, мөселман хатын-кызлары арасында "Халисә" дип исемләнгән II Бөтенрәсәй Коръән уку бәйгесе узды.
Конкурста Татарстан, Башкортстан, Удмуртиянең район һәм шәһәрләреннән, Волгоград, Пенза һәм башка төбәкләрдән килгән Коръән укучылар катнашты. Конкурста катнашкан 46 кешенең бары тик 24е финалга үтте. Сайлап алу туры Ютазы мөхтәсибәтенең "Фәнис" мәдрәсәсе базасында узды. Иң яшь катнашучыга - 5, иң өлкәненә 48 яшь иде. Конкурсны оештыручылар - ТР Диния нәзарәте, Ютазы мөхтәсибәте, Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш казыяте. Чара Ютазы районы хакимияте булышлыгы белән, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында уздырылды.
Конкурс Коръән укудан башланды. "Фәнис" мәдрәсәсенең гарәп теле укытучысы Ризван хәзрәт Шәрәпов аятьләр укыды. Сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин чыгыш ясады.
– Быелгы конкурс ТР Диния нәзарәтенең Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында оештырылучы чараларын ачып җибәрде, - дип ассызыклады Марат хәзрәт. - Аллаһы Тәгалә бу чараны оештыруга үз өлешен кертүчеләрдән, Коръән укучылардан һәм мөгаллимнәрдән канәгать булсын, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Марат хәзрәт Мәрданшин.
Катнашучылар Коръән җүзләрен (өлешләрен) яттан белү буенча ярышты. Удмуртиядән Алсу Әшрапова беренчеләрдән булып чыгыш ясады. Ул үз чыгышын ышанычлы һәм кыю рәвештә башлап җибәрде. Кыз конкурста тәүге тапкыр катнаша һәм киләчәктә финалга чыга алачагына ышанычы зур аның. Жюри әгъзалары һәр катнашучыны игътибар белән тыңлады. Гайшә ханым Мәрданшина җитәкчелегендәге жюри җүзләрнең дөрес укылышын, шулай ук дөрес аһәң белән әйтелүен дә бәяләде.
Бүләкләү тантанасында конкурста катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул бәйгедә катнашырга килгән гүзәл затларга һәм аларның якыннарына исламда хатын-кызның роле турында сөйләде.
Конкурс ел саен мөселман хатын-кызларын ислам турындагы белемнәрне киңәйтү, хатын-кызлар арасында Изге Коръән белән кызыксынуны арттыру һәм халыкны дини мәгърифәтле итү максатыннан үткәрелә. Конкурсантлар ике номинациядә үз белемнәрен күрсәтте: «3 җүзне яттан белү» һәм «5 җүзне яттан белү». Моннан тыш, катнашучылардан мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (дөрес укый белү), шулай ук Коръәнне матур итеп уку таләп ителде.
Конкурста Рәсәй гражданнары булган мөселманнар катнашты. Бәйге таләпләре буенча, алар Коръән уку үзәкләре шәкертләре һәм Коръән хафизлар булырга тиеш түгел. Һәр конкурсант бер номинациядә генә катнаша ала иде. Узган елгы бәйгедә җиңүчеләргә бары 5 җүзне белүдә генә катнашырга рөхсәт ителде.
"Изге Коръәннең 5 җүзен яттан белү" номинациясендә җиңүче Мәрданшиннар гаиләсеннән 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. Икенче номинациядә җиңүчегә Ютазы районы башлыгы исеменнән махсус призны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов тапшырды. Призлы урын алган калган катнашучылар да кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Моннан тыш, барлык катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
Конкурста җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар:
"3 җүзне яттан белү" номинациясендә I урынны Мохшәриф Зоирова (Уфа, 9 яшь), II урынны Әминә Хәйретдинова (Түбән Кама, 12 яшь), III урынны Ләйлә Низамова (Мөслим, 17 яшь) яулады.
"5 җүзне яттан белү" номинациясендә I урынга Хәбибә Мафлюхенова (Казан, 17 яшь), II урынга Альбина Вәлиева (Казан, 38 яшь), III урынга Сальсабиль Хәнәфиева (Казан, 13 яшь) лаек булды.
Конкурсның абсолют җиңүчесе, Казанда яшәүче 17 яшьлек Хәбибә Мафлюхенова Коръәнне гаиләдә, әти-әнисе ярдәмендә яттан өйрәнгән. Ул 30 җүзнең 14ен яттан белә. Хәзерге вакытта кыз Казан кооператив көллиятендә укый.
Уздырылган чара, гадәттәгечә, күтәренке рухи җылылыгы белән аерылып торды. Барлык катнашучылар да бер-берсенә хөрмәт белән карап, игелекле мөнәсәбәт күрсәтте, бу исә мөселман чараларына хас төп сыйфат булып тора.
Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев