Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссуга Татарстан казыйлары килде

Ютазы районында, 11-12 сентябрьдә, Татарстан казыйларының күчмә утырышы узды.

 

Казыйлар киңәшмәсендә катнашу өчен безгә Казан, Әлмәт, Лениногорск, Аксубай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Баулы шәһәрләреннән вәкилләр килде. Кунаклар Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә Бәйрәкә авылының «Гобәйдия» мәдрәсәсендә булды, шунда хезмәт куйган танылган шәхесләрнең каберләренә зират кылды.

Киңәшмәдә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Диния нәзарәте башлыгының мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан казыйлары, шулай ук якын-тирәдәге биш районның мөхтәсибләре җыйналды. Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов катнашты. Чара барышында башкарылган эшләр турында хисап тыңланды һәм казыйлар шурасына кергән мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә шулай ук халыктан килгән, гадел шәригать карарын таләп итүче сораулар да тикшерелде.

Киңәшмә программасы кысаларында, кунаклар «Тапарт» предприятиесендә булды. Завод директоры Эльдар Исхаков кунакларга җитештерү цехларын күрсәтте, нефть тармагы җиһазлары һәм продукция җитештерү технологияләре турында сөйләде. Экскурсия ахырында Эльдар Марат улы кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Марат хәзрәт Мәрданшин, үз чиратында, “Пакер” директоры Марат Нагумановка ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатын тапшырды.

Район кунаклары шулай ук Иске Урыссу авылында яңа төзекләндерелгән «Исмәгыйль» чишмәсен ачу тантанасында да катнашты. Чишмә янында аларны, авыл халкы белән бергәләп, Иске Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова сәламләде һәм чишмәнең тарихы белән таныштырды. Казыйлар, чишмә суыннан авыз итеп, җыелучылар белән бергә, чишмәне төзекләндерүдә ярдәм иткән игелекле кешеләр өчен изге дога сүзләрен яңгыратты.

Аннан соң кунаклар «Фәнис» мәдрәсәсенә юнәлде, анда казыйларның күчмә киңәшмәсе узды. Аннары алар Урыссуның үзәк мәчетендә җәмәгать намазы укыды.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев