Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссулы Айнур Гәрәев – республика бәйгесе җиңүчесе

24 июнь көнне Казан Кремелендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында “Сабантуй” журналы редакциясе оештырган “Минем шәҗәрәмдә Бөек Ватан сугышы еллары” республикакүләм бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

Бәйге шартлары буенча гаилә шәҗәрәсен төзергә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан солдат турында инша язган мәктәп укучылары арасында Ютазы районы балалары да бар. Ул Урыссу урта мәктәбе укучысы Айнур Гәрәев. Сүз уңаеннан, бәйге комиссиясе 94 эш кабул иткән.

Җиңүчеләрне тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев тәбрик итте. Ул балаларга истәлекле бүләкләр һәм җиңүче дипломнары тапшырды.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев