Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссулылар Балаларны яклау көнен билгеләп үтте

Район мәдәният йорты янындагы балалар паркында күркәм бәйрәм чарасы узды.

 

Районның иҗат коллективлары чарага килүчеләргә үзләренең күңелле җыр-биюләрен тәкъдим итте.

Әти-әниләрен җитәкләгән сабыйлар да, бераз өлкәнрәк балалар да бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты: туйганчы туңдырма ашады, атынчыкларда атынды. Паркка килгән балаларга карыйсың да, үзең дә сизмәстән уйлап куясың: ә бит районда демографик хәл начар түгел икән! Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, балаларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге ямьле бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады, спорт ярышларында һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнашырга, шаяртып, бүгенге законлы хокукыннан файдаланып, балаларга әти-әниләреннән бүләкләр сорарга өндәде…

Ә бу вакытта “Яңарыш” паркында, Балаларны яклау көне кысаларында, спорт чарасы узды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге «Scooter Day» ярышы үткәрде. Төрле яшь төркемнәрендәге малайлар бормалы юллар һәм сикертмәләр аша скутерда йөрүнең югары осталыгын күрсәтте. Ахырда җиңүчеләргә мактау  грамоталары һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Ә бу арада балалар паркында бәйрәм дәвам итте, җырлардан, шатлыклы авазлардан парк яңгырап торды. Биредә пешкән ризыклар, төрле тәм-томнар, туңдырма, салкын эчемлекләр белән сәүдә оештырылган иде. Күзләрендә сөенеч нурлары балкыган балалар төрле күңелле уеннарда катнашты. Кыскасы, тыныч күк йөзе астындагы күңелле балачак мизгелләре... Ә иң мөһиме, һәрвакыт һәм һәр җирдә шундый ук тынычлык, дөньяның һәр кыйтгасында иминлек хакимлек итсен иде. Берләшкән Милләтләр Оешмасының халыкара тынычлыкны һәм иминлекне тәэмин итү канунының асылы да шушы түгелмени инде?

Роза Искәндәр

Фото:http://yutazy.ru/photo/urussincy-otmetili-den-zashhity-detei

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев