Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссулылар Нәүрүзне бәйрәм итте

Язгы көн белән төн тигезлеге алдыннан урыссулылар район мәдәният йорты мәйданына Нәүрүз бәйрәменә җыйналды.

Көнчыгыш календаре буенча яңа ел башлануын гәүдәләндергән әлеге бәйрәм җир йөзендә инде биш мең ел дәвамында билгеләп үтелә.

Чараны изге догалар белән мөселман дини оешма вәкиле Әбделхәким хәзрәт ачты. Ул мәйданга җыелучыларның барысына да иман ныклыгы, күңел тынычлыгы теләде. Бәйрәм кунакларына изге теләкләрен район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов та җиткерде. Ул гасырларны бәйләүче әлеге күркәм бәйрәм белән котлап, барысына да бәхет һәм иминлек теләде. Бәйрәмдә шулай ук район җитәкчелегенең башка вәкилләре дә катнашты.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Маски» студиясенең яшь театр вәкилләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәменең йолалары турында сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим итте. Җыелучыларны Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре дә үз чыгышлары белән куандырды. "Яшь талантлар" берләшмәсенә йөрүчеләр үзләренең күңелле җырлары белән сөендерсә, "Сөембикә" ансамбле артистлары дәртле биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәде.  Район мәдәният йорты җырчылары һәм иҗат коллективлары иң яхшы җырларын башкарды.

Бу көнне балалар өчен төрле кызыклы ярышлар һәм уеннар уздырылды. Аларны Балалар иҗаты үзәге педагоглары һәм "Активистлар лигасы" волонтерлар отряды оештырды. Балалар бик теләп, рәхәтләнеп уеннарда  катнашты.

Моннан тыш, чарада яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән искиткеч тәмле карабодай боткасы белән сыйланырга мөмкин булды. Ботка, чыннан да, телеңне йотарлык иде! Шуңа күрә “Карга боткасы”ннан авыз итәргә  теләүчеләр шактый җыелды.

Тулаем алганда, бәйрәм күңелле, мавыктыргыч һәм кызыклы узды.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев