Яңа елны – яңа йортта
Торак йорт “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" программасы кысаларында төзелгән.
Найм буенча төзелгән әлеге яңа йортның ачкычларын «Уңыш» җәмгыяте икътисадчысы Эльвира Шәфыйкова кабул итеп алды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм «Уңыш» җәмгыяте җитәкчесе Айнур Әхмәдиев яшь белгечкә котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
Алар тантана символы булган ал тасманы кисте һәм бина эченә узды. Район мәдәният йорты артистлары бу матур чарага тагын да күркәмлек һәм бәйрәм кәефе өстәде.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев