Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Җыр-биюгә осталар сәхнә тотты

Кәрәкәшле мәдәният йорты сәхнәсендә җыр-биюгә сәләтле, сәнгатьле сүзгә оста үзешчәннәр чыгыш ясады.

Бу көнне җирлек составындагы Салкын чишмә, Урал, Кәрәкәшле авылларында яшәүчеләрнең иң талантлылары сәхнә тотты. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Мария  Килячкова җитәкчелегендәге жюри әлеге чыгышларны югары бәяләде. Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев халыкка бәйрәм кәефе, ял бүләк иткәннәре өчен, үзешчәннәргә, мәдәният йорты һәм клуб хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чыгышларның барысы да күркәм, матур булды. “Хатирә” фольклор ансамбленең «Кыз озату”  күренеше тамашачыларга да, жюри әгъзалары күңеленә дә хуш килде. Салкын чишмә авылы клубы районның 30 еллыгына багышланган кичке уен күренешен, Урал клубы Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем”, Кәрәкәшле мәдәният йорты Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”  спектакльләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр. “Мирас”, “Асылъяр” коллективларының, җирлекнең төрле тармакларында эшләүчеләрнең, лаеклы ялда булучыларның, укучыларның чыгышлары, шаян һәм дәртле биюләр, җырлар халык тарафыннан яратып кабул ителде. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аны сәхнә тотучылар залда җыелган халык белән бергәләп башкарды. Концерт һәркемгә матур, онытылмас мизгелләр бүләк итте.

Эльвира ИСХАКОВА,

Кәрәкәшле мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев