Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы авылының “Кояшкай” балалар бакчасында капремонт тәмамлану стадиясендә

Республика программасы буенча Ютазы районында капиталь ремотланган бу алтынчы объект.

- Бинаның беренче катында гына ремонт эшләре калды. Асылда, стеналарны буяп бетерәсе, линолеум җәясе, ишекләрне куясы һәм азык-төлек блогында җиһазларны урнаштырасы бар, - дип эш барышы белән таныштыра башлаган “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Гөлнара Исраилова белән ясле төркеме өчен аерым ачылган ишектән бинаның икенче катына күтәрелдек.

Сүз дә юк, яңа тәрәзәләр, ап-ак түшәмнәр, якты стеналар уен бүлмәләрен, чыннан да, кояш нурлары белән тагын да баета кебек тоела. Дүшәмбе көнне генә район мәгариф учреждениеләре рәссамнары стеналарга төшергән тематик сурәтләр дә бүлмәләргә ямь бирә кебек тоела. Яхшы итеп ремонтланган уен һәм йокы бүлмәләренең өр-яңа җиһазлар белән тәэмин ителүе - үзе бер бәхет. Чишенү бүлмәләре һәм хуҗалык блогы өчен кайтып җиткән шкафлар инде җыелып та куелган. Балалар бакчасында электр һәм су үткәргечләр, канализация өр яңадан алмаштырылган.

Тышкы фасад эшләре тәмамланып, якты буяуларга манылган бинаның һәр почмагында кояш сурәте төшерелгән мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә санузель бүлмәләре дә СанПиН таләпләренә туры китере ясалган – стеналарга күңелле плиткалар ябыштырылган, сабыйларның яшенә туры килә торган миниатюр ап-ак раковина һәм унитазлар инде куелып беткән.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев