Ютазы җирендә – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев
Бүген Ютазы районына кысасында эш сәфәре белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килде.
Кунак Ютазы районы җитәкчелеге озатуында Урыссу гимназиясендә куелган эш тәртибе белән танышты. Васил Габтелгаяз улы укучыларга татар телендә белем бирү дәрәҗәсе белән аеруча кызыксынды. Балалар белән киләчәккә планнар турында татар телендә әңгәмә корды.
ТР Премьер-министры урынбасары 2019 елда билингваль балалар бакчасы булып танылган Урыссуның 7 санлы мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә һәм быел төзелеше тәмамлана торган “Яңарыш” паркында булды.
Васил Шәйхразиев район мәдәният йортында Ютазы районы халкы белән очрашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Күтәренке рухта узган очрашу тагын да күңелле миссия белән тәмамланды - ТР Премьер-министры урынбасары хезмәт алдынгыларына “ТАССРның 100 еллыгы” медальләрен тапшырды.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев