Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районы артистлары – “Уйна, гармун!” флешмобында

Республикасы көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан узган «Уйна, гармун!” XXV Республика халык иҗаты бәйрәме флешмобында безнең район артистлары да катнашты.

Бшкаланың Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда башланган бәйрәм чарасында “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле Түбән Камадан “Нардуган”, Менделеевсктан “Шаян”, “Казан” һәм Татарстан Республикасының Дәүләт ансамбле кебек атаклы бию ансамбльләре белән беррәттән чыгыш тоткан Ютазы районы яшь йолдызчыкларының тәэсирләрен сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Чөнки безнең биючеләребез матур сәхнә киемнәреннән татар кызлары биюен югары дәрәҗәдә башкарып, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.

Бу вакытта Әбсәләм авылының “Наза” кубызчылар ансамбле “Иске Казан түгәрәк уен” татар халык иҗатына багышланган республика фестивалендә чыгыш тотты.

Безнең район үзешчәннәре күп сандагы гармунчылар һәм иҗат коллективлары катнашында Казан урамнарында оештырылган бәйрәм флешмобында да бик теләп күңел ачты.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев